Википедиядә
Байбурин фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Наил Байбурин (Наил Габдулла улы Байбурин; 1956―2015) — рәссам, перфоманс режиссёры, БАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1989). «Чыңгыз хан» иҗат төркеме әгъзасы. Театр әһелләре берлеге (1986), РФ рәссамнар берлеге (1991) әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
1956 елның 17 июлендә Уфада туган. Әтисе – язучы Габдулла Байбурин, Чишмә районы Сәфәр авылыннан, әнисе Благовар районы Каргалы авылыннан.
Урта мәктәпне, Уфа дәүләт сәнгать институтының сәнгать бүлеген тәмамлаган (1980).
Хезмәт юлы
Иҗаты
Сынлы сәнгать остасы, сценограф, ассамбляж һәм инсталляция рәссамы[1]. Рerformanceлар режиссеры[2]. Иҗади проектларга нигез салуы белән билгеле. Эрнст Сәетов шәкерте.
- «Инҗәр» (Инзер) иҗат төркеме (1989-1993) әгъзасы.
- «Чыңгыз хан» (Чингисхан) иҗат берләшмәсе (1993) әгъзасы .
Утыздан артык спектакльгә (курчак театры һ.б. театрларда) сәхнә бизәлеше әзерли.
Әсәрләре
«Хәтеремнең коесы», «Тәңре күләгәсе», «Тамга», «Афродита».
Күргәзмәләре
1981 елдан республика, халыкара күргәзмәләрендә катнаша.
- 1987 — Театр һәм кино рәссамнарының бөтенсоюз күргәзмәсе (Мәскәү).
- 1989 — «Инзәр» төркеме күргәзмәсе (Уфа).
- 1990 — «Инзәр» төркеме күргәзмәсе («Март» иҗат төркеме белән бергә) (Уфа).
- 1991 — «Инзәр» төркеме күргәзмәсе («Март» иҗат төркеме белән бергә) (Мәскәү).
- 1992 — «Вояж» иҗат төркеме күргәзмәсе (Мәскәү — Париж — Нью-Йорк), «Урал» (Зальцбург, Австрия).
- 1993 — «Урал» күргәзмәсе (Вена, Австрия).
- 1993 — «Чыңгыз хан» күргәзмәсе (Уфа).
- 1994 — «Мирас» галереясе күргәзмәсе (Мәскәү).
- 1995 — «Чыңгыз хан» күргәзмәсе (Уфа).
- 1996 — «Чыңгыз ханның кайтуы» күргәзмәсе (Казан).
- 1997 — «Мирас» галереясе күргәзмәсе (Мәскәү).
- 1997, 1998 — Алмания Федератив Республикасы илчелегендә (Мәскәү).
- 1997, 1999 — Перформанс «Нәүрүз бәйрәме» (Уфа).
- 1999 — Екатеринбург сынлы сәнгать музеенда күргәзмә.
- 2000 — Шәхси күргәзмә (Уфа, Санкт-Петербург, Мәскәү, Мисыр илчелеге (Мәскәү).
- 1996, 1997, 1998, 1999, 2000 — Халыкара сәнгат ярминкәсе «Арт-Манеж» (Мәскәү).
- 2001 — Халыкара сәнгать ярминкәсе «Арт-Мәскәү» (Мәскәү).
- 2003, 2004 — «Салават йыйыны» (Малаяз) – бәйрәмнең баш рәссамы.
- 2004 — Перформанс «Озаренные колесницы» (Мәскәү) һ.б.
Перфоманслары
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Чыганаклар
- «Татарский энциклопедический словарь» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999
- «Татарская энциклопедия» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14
- Червонная С. М. Искусство и религия: Современное исламское искусство народов России. М., 1999. С.544
Искәрмәләр
Сылтамалар