Лиз Трасс
Лиз Трасс, Мэри Элизабет «Лиз» Трасс (ингл. Mary Elizabeth "Liz" Truss, 1975 елның 26 июле, Оксфорд) – Бөекбритания сәясәтчесе, 2022 елның 6 сентябреннән Бөекбритания премьер-министры[5] (2022 елның 20 октябрендә отставкага китүен игълан итә[6]). Бөекбританиянең: 2021-2022 елларда ― чит ил эшләре, 2019-2021 елларда ― тышкы сәүдә министры. 2022 елның 5 сентябреннән Бөекбританиянең Консерватив партиясе лидеры. Бөекбританиянең өченче (Маргарет Тэтчер һәм Тереза Мэйдан соң) хатын-кыз премьер-министры. Тәрҗемәи хәле1975 елның 26 июлендә Оксфордшир графлыгы башкаласы Оксфорд шәһәрендә туган. Әнисе ― шәфкать туташы һәм педагог Присцилла Мэри Трасс, әтисе ― математика профессоры Джон Кеннет. Балачагы Йоркшир графлыгындагы Лидс шәһәрендә узган. Лидста дәүләт мәктәбендә укыган, аннары Оксфорд университетының Мертон көллиятендә философия, сәясәт һәм икътисад өйрәнгән. Финанс белеме алгач, Shell һәм Cable & Wireless компанияләрендә эшләгән. 2008 елда иҗтимагый хезмәтләр өлкәсенә шәхси бизнесны җәлеп итү планнарын эшләүче Reform аналитика үзәге директоры урынбасары итеп билгеләнә[7]. Сәяси карьера1996 елда Консерватив партиягә керә. 1998-2000 елларда Луишем Дептфорд сайлау округының консерватив ассоциациясен җитәкли. 2001 елда Уэст-Йоркшир графлыгы Хемсуорт округыннан, 2005 елда шул ук графлыкның Колдер Вэлли округыннан Бөекбритания парламентының түбән палатасы – Җәмгыять палатасына сайлану омтылышлары ясаган (икесе дә уңышсыз тәмамланган). 2010 елның 6 маенда узган парламент сайлауларында Көньяк-Көнбатыш Норфолк округыннан депутат булып сайлана[8]. 2012 елның сентябрендә премьер-министр Дэвид Кэмерон үзенең беренче кабинетында берьюлы 50 яңа кешене вазифага билгели, Лиз Трасс мәгариф министрының парламент ярдәмчесе итеп билгеләнә[9]. Консерватив хөкүмәтләрдә эшләү (2014-2021)2014 елның 15 июленнән – Кэмерон кабинетында әйләнә-тирә мохит, азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министры[10]. Беренче министр портфелен алган вакытта Трасс Британия тарихында иң яшь хатын-кыз министр була. 2015 елның 7 маенда чираттагы парламент сайлауларында элекке округында 50,9 % тавыш җыя һәм парламент мандатын саклап кала[11]. 2015 елның 11 маенда Дэвид Кэмеронның икенче кабинетында әйләнә-тирә мохит, азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министры вазифасында кала[12]. 2016 елның 14 июлендә Тереза Мэйның беренче кабинетында юстиция министры һәм лорд-канцлер итеп билгеләнә[13]. 2017 елның апрелендә Министрлар кабинеты Тереза Мэйдан Лиза Трассны лорд-канцлер вазифасыннан азат итүне һәм бу вазифаны юстиция министры вазифасыннан аеруны таләп итә[14]. 2017 елның 11 июнендә Тереза Мэйның икенче кабинетында казначылыкның баш секретаре итеп билгеләнә. 2019 елның 24 июленнән – Борис Джонсон кабинетында тышкы сәүдә министры һәм Бөекбритания сәүдә советы рәисе. 2019 елның 10 сентябрендә, хөкүмәт сәясәте белән риза булмаган Эмбер Рад отставкасыннан соң, Лиза Трасс, элекке вазифаларына кушып, хатын-кызлар һәм тигезлек эшләре буенча министр итеп билгеләнә[15]. Чит ил эшләре министры (2021-2022)2021 елның 15 сентябрендә Джонсонның икенче кабинетында Британия тышкы эшләр министры итеп билгеләнә[16]. Бөекбритания Аурупа берлегеннән чыкканнан соң, 2021 елның 21 декабрендә Аурупа Берлеге белән мөнәсәбәтләрне җайлау өчен сөйләшүләр алып баручы итеп билгеләнә[17]. Консерватив партия җитәкчесе (2022)Борис Джонсонның Бөекбритания премьер-министры һәм Консерватив партия лидеры вазифаларыннан китүеннән соң, вакантлы урыннарга төп дәгъвачыларның берсе булып кала. 2022 елның 20 июлендә Риши Сунак белән консерваторлар лидеры өчен тавыш бирүнең соңгы турына чыга[18]. 2022 елның 5 сентябрендә Консерватив партия әгъзаларының тавыш бирү нәтиҗәләре игълан ителә: Трасс 53 % белән җиңә һәм партиянең яңа лидеры була[19]. Сәяси позициясе2021 елның 30 ноябрендә Латвиядә узган НАТО илләренең тышкы эшләр министрлары очрашуында чыгыш ясап, Трасс, Украинага һөҗүм итсә, Россиянең стратегик хата ясаячагын белдерә һәм Мәскәүне явыз ниятле активлыкта гаепли[20]. 2021 елның 29 декабрендә Лиз Трасс Россиядә «Мемориал» хокук саклау оешмасын бетерү уңаенна тирән борчылуын белдерә. Трасс сүзләре буенча, «Мемориал» дистә еллар дәвамында совет чоры җинаятьләре беркайчан да онытылмасын өчен армый-талмый эшләгән. «Аны ябу — Россиядә сүз ирегенә тагын бер җимергеч удар», ди сәясәтче[21]. 2022 елның 21 гыйнварында Австралиядә чыгыш ясап, Россия агрессиясе очрагында Украина халкының кыю каршылык күрсәтәчәгенә ышаныч белдерә һәм Украинага элек тә монголлардан алып татарларга кадәр һөҗүм итүләрен (ингл. They have known invading forces before — from the Mongols to the Tatars) әйтә[22]. 2022 елның 22 гыйнварында Трасс Россияне Украинада Россия яклы сәясәтче Евгений Мураевны хакимияткә китерү максатыннан түнтәрелеш әзерләүдә гаепли[23]. 2022 елның 10 февралендә, Россиягә визит белән килгәч, Сергей Лавров белән сөйләшүләрдә Россия гаскәрләрен Украина чигеннән чыгаруны таләп итә, Ростов һәм Воронеж өлкәләренең кайсы илдә урнашуын белмәвен күрсәтә[24].
2022 елның 27 апрелендәге чыгышында ул Украинага хәрби ярдәмне арттырырга һәм Россияне икътисадый изоляцияләргә чакыра[25]:
Ул шулай ук Көнбатыш илләренең Россияне көнбатыш базарларыннан куып чыгару өчен икътисади көч кулланырга тиешлеген өсти[25]:
Шәхси тормышы2000 елда Элизабет Трасс финанс директоры Хью О'Лирига (Hugh O' Leary) кияүгә чыга, гаиләдә ике кыз туа[26]: Фрэнсис (Frances, 2006), Либерти (Liberty, 2008)[27]. Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia