Коръән-хафизКоръән-хафиз (гарәп. حفظ القرآن «Коръәнне яттан белүче», «Коръәнне яклаучы») — Коръәнне яттан белүче мөселман кешесе, изге китапны белү сәбәпле дин әһелләре сафына кертелгән.
ХафизлыкКоръәнне тулысынча ятлап, Изге Китапның эчтәлеген яклап торучы кешеләрне мөселманнар Коръән-хафиз («хафиз әл-Коръән») тип атый, алар мөселманнарның аерым дини катламы дип санала. Күплектә — «хафаза» тип атала. Хафиз дип шулай ук дистәләрчә мең хәдисне, аны тапшыручыларны, шулай ук хәдисне тапшырган кешеләрнең шәхси сыйфатларын, аларның ышанычлылыгын, тугры сүзлелеген, хата-кимчелексез яттан белгән мөхәддисләрчеләрне дә (хәдис белгечләрен) атыйлар. ТарихКоръәнне яттан белүчеләр, ягъни ятлап алучыларның Ислам ядкярләрен саклап калуда әһәмияте бик зур. Коръән сүрәләре һәм аятлары, хәдисләр Мөхәммәт Пәйгамбәр үзе исән чагында ук махсус ятлап алыныла башлаган һәм буыннан-буынга тапшырыла барган. Коръәннең үзгәрешсез сакланып килүендә хафизларның хезмәте зур. Коръәнне һәм хәдисләрне ятлап алу традициясы бүгенге көндә дә сакланып килә. Чыганаклар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia