Илдар Әбүзәров
Илдар Әбүзәров (Илдар Әнвәр улы Әбүзәров) – язучы, кыска хикәя жанры остасы. А.С. Пушкин премиясе лауреаты. Рус телендә яза. Хөсәен Фәезханов нәселеннән.[1] Тәрҗемәи хәле1976 елның 5 июнендә Горький шәһәрендә туган. Түбән Новгород дәүләт университетының тарих факультетын, Мәскәү ислам көллиятен тәмамлаган. Түбән Новгород газеталарында спорт күзәтүчесе булып эшләгән. Түбән Новгородның «Маһинур» мәдрәсәсендә укыткан. Казанда Горький тимер юлының «Гудок» газетасында эшләп ала. «Дружба народов», «Знамя», «Новый мир», «Октябрь» кебек әдәби журналларда әсәрләрен бастыра. Аерым әсәрләре алман, чех, швед, әрмән, гарәп теленә тәрҗемә ителгән. ИҗатыЯзучы буларак 1998 елдан билгеле. Беренче хикәясе «Нижний Новгород» журналында (Түбән Новгород) басылган.
Пушкин премиясе (2011)«Мәдәни традицияләрне яңача үстергән өчен» (За новаторское развитие отечественных культурных традиций) номинациясендә «Корбан-роман» хикәяләр җыентыгы һәм «XVIII» романы өчен «Яңа Пушкин премиясе» ала.[2] И. Әбүзәров: «Пушкин премиясен Тукай премиясе белән тиңләргә була. Заманында аны император академиясе әгъзалары, Иван Бунин, Алексей Куприн, Алексей Битов, Виктор Астафьев алган». Корбан-роман«Корбан-роман» әсәре буенча Салават Юзеев Казанда «Инновация» студиясендә нәфис фильм төшерә (2013).[3] Бүләкләре, мактаулы исемнәреЧыганаклар
СылтамаларЯзучы булу – үз-үзеңдә казыну ул(рус.) Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia