Корбан-роман
«Корбан-роман» — Татарстанда төшерелгән нәфис фильм (рус телендә). А. С. Пушкин премиясе лауреаты Илдар Әбүзәровның «Корбан-роман» повесте (2009) буенча кыйсса (рус. притча) жанрында төшерелгән. ЭчтәлегеВакыйга Польшада бара. Марс белән Йосыф — абыйлы-энеле скрипкачылар. Марс — билгеле музыкант, концертлар белән илләр гизә. Йосыф оркестр чокырында 6- пультта гына утырса да, абыйсына: «Синең бармакларыңда музыка бар, йөрәгеңдә — юк», — дип бәя куя. Йосыф Марысяны ярата, ә Марыся үзенең дус кызы Камиллага өйләнгән Марсны ярата. Марыся өчен бәхәстә абыйлы-энеле кан дошманга әйләнә. Марысяның авыру икәнен белгән Йосыф, нәзер итеп, корбан чалдырырга була (кинофильмның исеме дә шуннан алынган). Повестьтан аермалы буларак (анда ике героиня да үлә), кинофильмда Камилла гына юл кырылышында һәлак була. Рольләрдә![]()
Төшерү төркеме![]()
Дөнья күрүе
Чыганаклар
Моны да карагызТрейлерын карарга 2014 елның 3 октябрь көнендә архивланган.
|
Portal di Ensiklopedia Dunia