Зөлфия Таҗуризина
Зөлфия Таҗуризина (Зөлфия Габделхак кызы Таҗуризина, рус. Тажуризина Зульфия Абдулхаковна) — галим, фәлсәфә фәннәре докторы (1993), Мәскәү дәүләт университетының фәлсәфә факультеты проофессоры (1995). Мәскәү дәүләт университетының атказанган профессоры (2005). Россия фәлсәфә җәмгыяте әгъзасы. Тәрҗемәи хәле1932 елның 22 июнендә Казанда[1] туган. Чыгышы белән Түбән Новгород өлкәсе Красная Горка (Сафаҗай)авылыннан. Ул өч күренекле гаилә нәселеннән: бөек мәгърифәтче Мәрҗани, Казан нәшриятчеләре Кәримовлар hәм Сафаҗай авылы мулласы Таҗуриза Хәбибуллин. 1939 елга хәтле Сафаҗайда яшәгән. Әтисе Ленинградтан сөргенлеккә сөрелгән Стәрлетамак шәһәрендә мәктәпне тәмамлаган (1949).
М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының фәлсәфә факультетын (1955), шул ук уку йортында фәлсәфә факультетының чит ил фәлсәфәсе тарихы кафедрасында аспирантура (1964) тәмамлаган. Мәскәү дәүләт университетында «Николай Кузанскийның тормыш итү һәм танып белү турында тәгълиматы» (Учение Николая Кузанского о бытии и познании) темасына фәлсәфә фәннәре кандидатлыгына (1964), «Дингә карата хөр фикерлелек - рухи мәдәниятнең чагылышы» (Свободомыслие в отношении религии как явление духовной культуры) темасына докторлык (1993) диссертацияләре яклаган. Хезмәт юлы
Фәнни эшчәнлегеГыйльми эшчәнлегенең юнәлеше — хөр фикерлелек тарихы һәм теориясе. 60 тан артык фәнни хезмәте нәшер ителгән, шул исәптән 8 китабы, «Здравый смысл», «Вестник МГУ», «Философия и общество», «Воспитать атеиста» һ. б. журналларда 14 мәкаләсе басылып чыккан [3]. Хезмәтләре
ЧыганакларСылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia