Михаил ЛомоносовМихаи́л Васи́льевич Ломоно́сов — рус табигать өйрәнүче галим, рус әдәби теленә нигез салучы, шагыйрь, рәссам, тарихчы. Тәрҗемәи хәлМәскәүдә, Киевта (1734), соңрак Петербург академия университында укыган (1735). 1736 елдан Германиянең Марбург һәм Фрайбург университетларында химия һәм металлургия фәннәреннән тәгълим алган. Петербург фәннәр академиясенең беренче академигы (1745). 1748 елда Россия ФА каршында беренче химия лабораториясенә нигез салган. 1755 елда Ломоносовның инициативасы белән Мәскәү университеты булдырылган. Матдәләрнең атом-молекуляр төзелеше хакындагы төшенчәләрне эшкәрткән, химик реакцияләрдә массаның сакланыш канунын тапкан (1756), корпускуляр (атом-молекуляр) тәгълиматы нигезләрен тәкъдим иткән (1741 — 50). Венера планетасының атмосфера барлыгын ачыклаган (1761). Фәлсәфи һәм гражданлик рухындагы рус одасының иҗаткяре. Шигырьләр, трагедияләр һәм һөҗүи (сатирик) әсәрләр, фундаменталь филологик тәдкыйкатьләр һәм рус теленең гыйльми грамматикасы авторы. Төсләр хакындагы теориясен алга сөргән. Берничә оптик әсбаплар ясаган. Мозаика сәнгате үсешенә, смальталар эшләп чыгаруга зур өлеш керткән, шәкертләре белән бергә изразец нәкышләрнең яңа төрләрен тәкъдим иткән. Швеция ФА (1760), Болонья ФА (1764)ларның фәхри әгъзасы. Үлем1765 елның 15 апрелендә, Михаил Ломоносов, рус галиме, тарихчы, шагыйрь, үпкәләр ялкынсынуыннан, үлә. Фәнни-техник эшчәнлеге1754 елны М.В. Ломоносов җитәкчелегендә ике винтлы беренче вертолёт моделе (аэродинамик машина) төзелә.[7] ГаиләсеГаилә агачы
Искәрмәләр
Сылтамалар
Китаплары
Библиография |
Portal di Ensiklopedia Dunia