Григорий Павлов (1920)
Григорий Павлов, Григорий Родион улы Павлов (рус. Павлов Григорий Родионович, 1920 елның 10 феврале, Казан губернасы, Казан өязе, Чыпчык вулысы, Керасиново — 1994 елның 5 ноябре, Киев, Украина) — Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрби очучы, Советлар Берлеге Каһарманы (1943), ССРБ атказанган хәрби очучысы, генерал-лейтенант (1980). 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 10 мартына кадәр 507 сугышчан очыш ясаган, 108 һава сугышында катнашкан, шәхсән 19 (төркем белән тагын 6) дошман очкычын бәреп төшергән. Тәрҗемәи хәле![]() ![]() 1920 елның 10 февралендә Казан губернасы Казан өязе (1920 елның маеннан ТАССР Арча кантоны, хәзерге ТР Биектау районы) Керасиново авылында 9 балалы (6 бала үзләренеке һәм 3 ятим бала тәрбияләүче) керәстиян гаиләсендә туган. Рус милләтеннән. Туган авылында 4 сыйныфлы башлангыч мәктәпне тәмамлаган. 1933-1936 елда Усад авылында 7 сыйныфлы мәктәптә укый. Казанда ФЗӨ мәктәбен тәмамлаган, Ленин исемендәге заводта (дары заводы) эшләгән. 1937 елда Казанда аэроклубта шөгыльләнгән һәм очучы таныклыгы алган. 1938 елда Кызыл гаскәргә чакырылган. Чкалов хәрби авиация мәктәбен тәмамлаган (Ырынбур, 1940). 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында. Төньяк-Кавказ фронты 4 нче Һава армиясе 9нчы гвардия истребитель авиадивизиясенең 42нче гвардия истребитель авиаполкы эскадрилья командиры урынбасары гвардия өлкән лейтенанты Г. Павлов 1943 елның июненә кадәр 378 хәрби очыш ясаган, 61 һава сугышында катнашкан, шәхсән 11 (төркем эчендә тагын 5) дошман очкычын бәреп төшергән. 1943 елның 2 сентябрендә Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелгән. Сугыштан соң хәрби-һава көчләрендә хезмәт итүен дәвам итә. Хәрби һава көчләре академиясен (1949), Генштаб хәрби академиясен (1960) тәмамлаган. Төньяк Кавказ хәрби округы авиациясе белән җитәкчелек итә. 1980 елда генерал-лейтенант дәрәҗәсендә отставкага чыга. Ростов-на-Донуда яши, соңрак Киевка күчә. 1994 елның 5 ноябрендә вафат. Киевның Лукьянов хәрби зиратында җирләнгән. Китаплары
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Хәтер
Кызыклы фактГ.Р. Павловның Д-739188 саны куелган шәхси эше папкасы Лондонда аукционга сатуга куелган булган. Каһарманның фамилиядәше Александр Павлов папканы, 1 мең ₤ка сатып алып, РФгә алып кайткан. Росохранкультура шәхси эшне каһарманның кече Ватанына, Казанга җибәргән. Папка ТР милли музеена тапшырылган[5][6]. Чыганаклар
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia