ГерберГербер[1] — удмурт милли бәйрәме. Язгы кыр эшләре беткәч, июнь аенда (10-26 июнь аралыгында) уздырыла. Әүвәл авылларда, соңыннан Удмуртия республикасы күләмендә зур гербер уза. ![]() Тарих![]() ![]() ![]()
Бәйрәм тәртибеБилгеләнгән көнне Герберда катнашучылар иртәнге якта өй борынча кереп йөриләр, сыйланалар, җырлар җырлыйлар. Көндезгә таба барысы да киң болынга җыелалар. Анда сәхнә көйләнгән, шулай ук итле ботка пешерү өчен казан асылган була. Җитәкчеләр бәйрәм белән котлыйлар, алдынгы авыл хезмәтчәннәрен бүләклиләр (2015 елда, мәсәлән, өр-яңа трактор да бирелә). Символик рәвештә булса да, дога кылу үткәрелә. Ботка ашала, удмурт милли эчемлеге кумышка (көмешкә) белән сыйланалар. Бәйрәмдә катнашучылар өчен концерт, конкурслар, спорт бәйгеләре (мәсәлән, бүрәнә ыргыту) оештырыла. Сәүдә рәтләре бик бай була. Халык кичкә хәтле ял итә. Удмурт чибәре «Чеберина-чеберай» сайлана. УрыныҺәр елны яңа урында үткәрелә.
СылтамаларМоны да карагызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia