Бөтендөнья мэрлар саммитыБөтендөнья мэрлар саммиты (рәсми исеме Бөтендөнья җирле һәм регион лидерлары саммиты, ингл. The World Cities Summit Mayors Forum) — Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр халыкара оешмасы тарафыннан уздырылучы, дөньяның иң алдынгы шәһәрләре лидерларының шәһәрләр проблемаларын чишү юллары турында үзара фикер алышу мәйданы, халыкара конференция (конгресс). ![]() 2013, 01-04 октябрь Максаты2013, 01-04 октябрь ![]() Нью-Йорк. 2015, июнь
Үзенчәлеге
Тарих
2007 Чеджуда (Көньяк Корея) үтә.
2013 Рабатта (Марокко) үтә. Халыкара муниципаль хәрәкәтнең 100 еллыгына багышлана. 100 илдән 3,5 мең вәкил (Россиядән Мәскәү, Казан, Якутск, Улан-Удэ, Воронеж шәһәрләре) катнаша. «Демократик җирле үзидарәне саклау» шигаре астында үтә.[2]
2015 елның июнендә Нью-Йорк шәһәрендә уза. Бу елгы саммитның төп темасы – «Инновацион мөмкинлекләр шәһәре» (Innovative features of the city). Саммитта «Төзелеш һәм икътисади үсеш» (Construction and economic development), «Транспорт һәм мобильлек» (Transport and mobility), «Тотрыклылык» (Sustainability) һәм «Белем алу һәм конкурентлыкка сәләтлелек» (Education and competitiveness) секцияләре эшли. Саммитта КазанРоссияне бу форумда бер генә шәһәр – Казан гына тәкъдим итә. Саммитта Казан мэры Илсур Мәтшин, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов катнаша. Казан саммит катнашучылары алдында Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын тәкъдим итә. Илсур Мәтшин Нью-Йорк мэры Билла де Блазионы, шулай ук башка шәһәрләрнең лидерларын Казанда үтәчәк чемпионатка чакырды.[3] Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia