Балалар өчен Eurovision җыр бәйгесе 2010 елда Минск шәһәрендә (Беларус ) үткән җыр бәйгесе логотибы
Балалар Eurovision җыр бәйгесе (ингл. Junior Eurovision Song Contest ) — ел саен үткәрелә торган телевизион бәйге. Анда ЕВСка кергән дәүләтләрдән берәр җырчы бала катнаша. Eurovision җыр бәйгесе аналогы, ләкин бәйгедә, аннан аермалы буларак, 15 яшькә кадәр балалар катнашалар. Конкурс бөтен Европа терреториясендә, кайбер бүтән материкларда телевидение һәм радио буенча, шулай ук Интернетта турыдан-туры эфирда күрсәтелә.
Тарих
Беренче бәйге 2003 елда оештырыла. Башта оештыруда скандинавия телеканаллары катнашканнар, ләкин соңрак алар «MGP Nordic» бәйгесен оештыруга күчтеләр һәм Балалар өчен Eurovision җыр бәйгесен оештырудан туктадылар. Шул вакыттан бәйгене үзендә үткәрүче ил оештырыла (ул алдан сайлана).
2004 елдан 2010 елга кадәр үтәүче супервайзер Сванте Стокселиус була. 2010 - 2012 елларда үтәүче продюссер ролен Белтелерадиокомпания рәисе урынбасары Александр Мартыненко үтиячәк.
Кагыйдәләр
Бәйге кагыйдәләре олылар өчен Eurovision җыр бәйгесенә нигезләнгәннәр, ләкин, шул ук вакытта, аермалар да бар.
Бәйге болай үздырыла:
Бәйгедә катнашучы барлык илләр төрле ысуллар белән үзенең җырчысын һәм җырын сайлый. Бәйгедә 10 яшьтән 15 яшькә кадәр (2007 елга кадәр - 8 - 15 яшьтәгеләр) катнаша алалар.
Барлык илләрнең җырчылары бер тапкыр төре тавыш белән җырлыйлар (җырчы тавышы алдан языла алмый).
Беренче катнашучы җырлый башлагач тамашачы тавыш бирүе башлана. Тавыш бирүдә турыдан-туры эфирда караучы һәм бәйгедә катнашучы илләр генә катнаша ала. Тамашачылар аларга иҗ ошаган җырга тавыш бирәләр. Үз җырчыларына тавыш бирә алмыйлар. Тавыш бирү ике тапкыр кыска кабатлаудан соң туктатыла (олылар бәйгесендә актык җырчыдан 15 минут үткәч туктатыла).
Шулай ук профессиональ жюри дә тавыш бирә.
Барлык тавышлар илләр буенча кушыла.
Барлык илләр спутник аша үзләренең нәтиҗәләрен җибәрәләр.
Иң күп балл җыйган ил җиңүче дип санала.
Җиңүчеләр
Илләр арасында җиңүләр саны
Китүләр, кире кайтулар һәм дебютлар
Ел
Барлыгы
Дебютлар
Кире кайтулар
Китүләр
2003
16
16: Греция , Хорватия , Кипр , Белорусия ,
Латвия , Македония , Польша , Норвегия ,
Испания , Румыния , Бельгия , Бөек Британия , Дания , Швеция , Мальта , Нидерландлар
2004
18
2: Франция , Швейцария
2005
16
2: Сербия , Россия
4: Польша , Франция , Швейцария , Кипр
2006
15
3: Португалия , Украина , Сербия
1: Кипр
5: Бөек Британия , Латвия , Норвегия , Дания , Сербия
2007
17
4: Әрмәнстан , Грузия , Болгария , Литва
2: Хорватия , Испания
2008
15
2: Португалия , Швеция
2009
13
1: Швеция
3: Болгария , Греция , Литва
2010
14
1: Молдова
2: Литва , Латвия
2: Кипр , Румыния
2011
Туплау бара
2: Латвия , Мальта
12 балл
Ел
12 балл
2003
Греция , Хорватия , Кипр , Белорусия , Латвия , Испания , Бельгия , Бөек Британия , Дания , Нидерландлар
2004
Греция , Кипр , Хорватия , Бөек Британия , Дания , Испания , Румыния
2005
Греция , Дания , Румыния , Россия , Нидерландлар , Бельгия , Норвегия , Испания , Белорусия
2006
Кипр , Румыния , Швеция , Греция , Белорусия , Хорватия , Россия
2007
Грузия , Әрмәнстан , Кипр , Россия , Сербия , Македония , Белорусия
2008
Россия , Грузия , Латвия , Сербия , Украина , Литва , Кипр
2009
Россия , Әрмәнстан , Нидерландлар , Украина , Бельгия
2010
Россия , Әрмәнстан , Нидерландлар , Бельгия , Македония , Сербия , Грузия , Латвия
Искәрмәләр
Шулай ук карагыз
Сылтамалар
Commons
Катнашучылар Катнашмаганнар Элек катнашканнар