Аксар
Аксар — Татарстан Республикасының Зәй районындагы авыл. ТарихАксар авылы,тарихи чыганаклар буенча, XVI гасыр ахырларында барлыкка килгән. Явыз Иван гаскәрләре, Казанны басып алганнан соң, Казан ханлыгы биләмәләрен яулап алуны дәвам итәләр. Бу нигездә Идел – Кама һәм көймәләр йөзешле елгалар буенча алып барылган. Елга буенда урнашкан татар авыллары ,талау һәм чукындырудан куркып, үз авылларны ташлап, башка җирләргә качарга мәҗбүр булганнар. Авыл кайчандыр Яңа Аксар һәм Асеево исемнәрен йөрткән. Соңгысы авыл старшинасы, Пугачев бунтында актив катнашкан һәм гаскәри часть башлыгы Әренкол Әсеев хөрмәтенә бирелгән. булырга тиеш. 1763 елга кадәр Аксар авылы исеме патша документларында һәм башка чыганакларда очрамый. Авыл акрынлап үсә, зурая,халкы кабат ислам диненә күчә. 1884 елда Аксарда 96 хуҗалык исәпләнә. Шуның 90 ы- ислам, бары 6 сы гына православие динен тотучылар, ә инде 1870 елда авылда бер мәчет һәм ике мәдрәсәнең эшләве билгеле. Авыл халкының төп шөгыле булып игенчелек,терлекчелек һәм умартачылык торган. Шул ук вакытта тәгәрмәч, чана ясау,киндер сугу-тегү белән дә һөнәрчелек иткәннәр. Аксар авылы элек Уфа губернасы Минзәлә өязе Тәкмәк вулысы карамагында, ә 1920 елдан Татарстан Республикасы Зәй районы составына кертелә. Авыл атамасыАксар авылы исеме-атамасы каян барлыкка килгән, нәрсә аңлата?
Демография
Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[3] ИскәрмәләрЧыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia