Ильич исемендәге (Зәй районы)
Ильич исемендәге (рус. Имени Ильича) – Татарстан АССР Зәй районы Кабан-Бастрык (1959 елдан Зичәбаш, 1974 елдан Дүрт Мунча) авыл советларына караган, 1970-елларның I яртысында юкка чыккан торак пункт (авыл)[1][2]. ГеографияАвыл Зичә елгасы кушылдыгы Караелгага коючы Татарсу инеше буенда, урман куенында, Кабан-Бастрык авылыннан 3 км, Зәй тимер юл станциясеннән 31 км ераклыкта урнашкан булган[3]. Координатлар: киңлек 55.388368, озынлык 52.374043[4]. Демография
Төп халык: татарлар (керәшеннәр). ТарихАвылга 1926 елда хәзерге Зәй районы Кабан-Бастрык авылыннан күченеп утырган крестьяннар нигез салган. Яңа торак пунктка инкыйлаб җитәкчесе Владимир Ильич Ульянов (Ленин) истәлегенә Ильич исеме кушылган[3]. Авыл, нигез салынган көненнән башлап, Кабан-Бастрык (1959 елдан Зичәбаш, 1974 елдан Дүрт Мунча) авыл советларына караган[1]. 1930 елга кадәр Татарстан АССР Чаллы кантоны Зәй волостенә керә. 1930 елдан ― Чаллы, 1935 елдан ― Зәй, 1963 елдан ― Чаллы, 1972 елдан ― Зәй районнары составында[1][5]. Күмәк хуҗалыклар төзү башлангач, 1929―1930 елларда авылда Ильич исемендәге авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оештырыла (1935 елда рәис булып Павлова эшли). Хуҗалыкның 145 гектар сөрүлек җире булган[3]. Бөек Ватан сугышында (саннар Кабан-Бастрык авылы белән бергә бирелә) 132 кеше һәлак булган яки хәбәрсез югалган. Сугыштан соң, күмәк хуҗалыкларны эреләндерү башлангач, Ильич исемендәге (Ильич исемендәге бистә), Ворошилов исемендәге (Кабан-Бастрык) авыл хуҗалыгы артельләрен берләштерәләр, яңа хуҗалыкка Ворошилов исеме бирелә (үзәге Кабан-Бастрык)[5]. 1958 елда Ильич исемендәге бистә эреләндерелгән Сталин исемендәге хуҗалыкка бирелә (1961 елдан Киров исемендәге, 1963 елдан «Игенче» колхозы, үзәге Зичәбаш)[5] Мөстәкыйль хуҗалык итү мөмкинлеген югалткан авыл халкы тарала башлый. Күпчелек гаилә Зәй шәһәренә һәм якын-тирәдәге нефть сәнәгате белән бәйле шәһәрләргә күченә. 1970-елларның I яртысында авыл юкка чыга[1]. Әдәбият
СылтамаларИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia