Агуллар

Агуллар
Үз аталышы

Агъулар

яшәү җире

Россия Федерациясе (Дагстан, Ставрополь крае, Сарытау өлкәсе, Ростов өлкәсе, Краснодар крае, ХМАО-Югра, Мәскәү, Санкт-Петербург, Волгоград өлкәсе, Чечня), Азәрбайҗан, Канада, Казакъстан, Төркия, Үзбәкстан һ.б.

Теле

агул һәм рус

Дине

сөнни ислам (шәфигый мәзхәбе)

Бүтән халыкка керүе

албан тармагы

Кардәш халыклары:

лезгиннар, табасараннар һ.б.

 Агуллар Викиҗыентыкта
Агул халкы байрагы

Агуллар (үзатамасыагул. Агъулар) ― Дагстанның көньяк-көнчыгышының үзәк өлешендә яшәүче Кавказның төп халыкларының һәм Дагстанда яшәүче халыкларның берсе [1].

Агуллар, лезгин төркемендәге башка халыклар кебек үк, этномәдәни яктан Дагстанның башка халыклары белән якын. Бу халыкларның ата–бабалары тарихи яктан күпкырлы дәүләт берләшмәсе булган Кавказ Албаниясе составына кергәннәр һәм «лекс», «албаннар (агваннар)» дигән гомуми исем астында билгеле булганнар.

2020 елгы халык санын алу буенча Россиядә 34 576 агул яши[2].

Субэтник төркемнәр

Агуллар дүрт төркемгә бүленәләр (алар дүрт тарлавыкта яшиләр): агуллар, курахлар, хушаннар һәм хлюклар[3].

Этноним

Буркихан авылы, Агул районы
Агул ир-ат киеме
Агул хатын-кызы киеме

Элек агулларның бердәм этнонимы булмаган, үзләренең тарихи Ватаныннан читтә «лезгиннар» буларак билгеле булганнар. Агул этнонимы Агул-дере төбәгенең географик атамасыннан килеп чыккан. Ләкин элек барлык агуллар да үзләрен агъулар дип атамаган. Мәсәлән, Кошан-дереда яшәүчеләр үзләрен ― къушанар, Керен-дереда яшәүчеләр ― кIеренар дип атаганнар[4]. Совет чорында гына өч җәмгыятьнең барлык халкы (Агул-дере, Кушан-дере, Керен-дере) рәсми рәвештә агуллар дип атала башлый[5]

Раса

Агуллар зур европеоид расаның Балкан-Кавказ төркемчәсенә керәләр.

Төс-кыяфәт

Агулларның тышкы кыяфәте Кавказның башка халыкларыннан аз аерыла. Алар уртача буйлы, кара чәчле, кара күзле һәм караңгы төстәге тән тиреле.

Тел

Агул теле – Иверия-Кавказ телләр төркеме Нах-Дагстан тармагының лезги тармакчасына карый. Диалектлары ― тпиг (агул), керси (ричин), кошан, буркихан, фитин. Язу рус графикасына нигезләнгән. Күп агуллар русча сөйләшә. 1952 елга кадәр мәктәпләрдә укыту лезгин телендә, аннары рус телендә алып барыла. 1990 елда рус әлифбасы нигезендә агул язуы системасы эшләнә. 1992 елдан мәктәпләрдә укыту бераз туган телдә дә алып барыла[6].

Язу

Агул әлифбасының хәзерге вакытта кабул ителгән версиясе күләмлерәк, катлаулырак һәм агул теленең аваз системасына туры килми. Ул 53 хәрефтән тора һәм хәтта башка күләмле Дагстан әлифбалары арасында иң катлаулыларның берсе булып тора. Фонетика һәм орфография, ягъни фәнни яктан караганда, бик тирән каршылыкларны үз эченә ала[7].

А а Б б В в Г г Гъ гъ Гь гь Гӏ гӏ
Д д Дж дж Е е Ё ё Ж ж З з И и Й й
К к Кк кк Къ къ Кь кь Кӏ кӏ Л л М м Н н
О о П п Пп пп Пӏ пӏ Р р С с Т т Тт тт
Тӏ тӏ У у Уь уь Ф ф Х х Хъ хъ Хь хь Хӏ хӏ
Ц ц Цӏ цӏ Ч ч Чч чч Чӏ чӏ Ш ш Щ щ ъ
ӏ ы ь Э э Ю ю Я я

Дин

Агулларның күпчелеге мөселманнар (шәфигыйлар) һәм сөнни ислам динен тоталар. Ислам XIV гасырда халык тарафыннан кабул ителә һәм аларның мәдәнияте һәм яшәү рәвеше булып китә. Агуллар ислам кагыйдәләренә иярергә һәм аның фарызын, шул исәптән намаз, ураза һәм хаҗ кылуны да кертеп, үтәргә омтыла. Мәчет ― агулларның изге урыны. Бу гыйбадәт кыла торган, дин тотучылар җыела торган урын[8].

Төп урнашу зонасы

2010 елгы халык санын алу буенча Россиядә 34,2 мең агул яшәгән, шул исәптән Дагстанда — 28,1 мең (шуларның 10 меңнән артыгы — Агул районында), Ставрополь краенда — 1,7 мең. Алар Көньяк-көнчыгыш Дагыстанның үзәк өлешендәге Агул һәм Курах районнары тарлавыкларында, шулай ук шәһәрләрдә яшиләр. 2010 елгы җанисәп буенча, агуллар Агул районы халкының 92,6% тәшкил итә. 1960-елларда күчеп килүчеләр Дербент районында һәм Каякент районының Дружба авылында яши.

Шулай ук агуллар Табасаран районының Гелинбатан (Яңа Фитә) авылында яшиләр. Шырахчай һәм Кура елгаларының югары агымында урнашкан 21 тарихи авылда агулларның 67% ы яши. Шәһәр агуллары Шамхалда (Махачкала шәһәр округы), Кумторкала Төмән районында, Махачкала, Дербент һәм башка шәһәрләрендә яшиләр[9].

Тарих

Кавказ Албаниясе б.э.к. 387 ел. Автор: Роберт Х. Хьюсен

Агуллар турында иң беренче мәгълүматлар VII гасыр әрмән чыганакларында, алар Агутакани дип атала, Кушан-дер тарлавыгында яшәүчеләр турында VIII—IX гасыр гарәп чыганакларында телгә алына.

XIII гасырда агуллар татар-монгол гаскәрләренә батырларча каршы торалар. Бу хакта татар-монголларның Дагстан тауларында яшәве турындагы язма хәбәрләр дәлилли. Агуллар территориясе Аксак Тимер гаскәрләренең җимергеч һөҗүмнәренә дучар була. Риваять буенча, Аксак Тимер гаскәрләре Рича, Тпиг, Хатхул һәм башка авылларны тулысынча җимергән.

XVIII гасырда агуллар Надир шаһ һөҗүменә дучар була. Надир шаһның Мәһдәр кичүләре аша үткән юлында агулларның берничә авылы җимерелә. Сугышта җиңелгән фарсыларны тау кешеләре куып чыгаралар һәм алар очраклы рәвештә Кумух - Хосре - Чираг - Рич - Курах - Дербент юлы буйлап чигенәләр. Бу юлы агуллар чигенүче фарсыларның һөҗүмен кире каккан.

Дагстан җире Россия империясенә кушылганнан соң XIX гасырның 2нче яртысында агуллар товар-акча мөнәсәбәтләре системасына кушылалар. 1921 елдан агуллар Дагстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (1991 елдан ― Дагстан Республикасы) составына керә[10].

Һөнәрләр

Халыкның төп шөгыле ― терлекчелек. Алар башлыча сарыклар, мөгезле эре терлек һәм атлар үрчетәләр. Җәй көне терлекләр биек тау битләрендә утлап йөри, кышын ерак көтүлекләргә куыла. Хәзерге агулларның тагын бер төп шөгыле ― игенчелек, ул элек уңайсыз рельеф аркасында начар үскән. Халык тауларда зур булмаган участокларны эшкәртә һәм туфракның деградацияләнмәвен даими күзәтеп тора, ләкин еш кына уңыш салкыннар һәм явым-төшемнәр аркасында зыян күрә. Төп продуктлар ― арыш, арпа, бодай, борчак, XIX гасырның 2нче яртысыннан ― бәрәңге, кишер, суган, сарымсак. Тулаем алганда Дагстан тибындагы авыл хуҗалыгы кораллары: җиңел cабан (дуруц), чалгы, бер кулга кыска урак, агач тырма, сәнәк, көрәк, иләк кулланыла. Басуларда хатын-кызлар чүп үләннәрен йолкыган, уңышны ташыган, йонны җыеп эшкәрткәннәр һәм аннан төрле әйберләр ясаганнар. Ирләр җир эшкәрткәннәр, сарык көткәннәр, йон кыркыганнар, сөт эшкәрткәннәр, атлар көткәннәр, ит, йон, сыр, май сатканнар. Иген игү һәм печән чабу өмә белән эшләнгән.

Заманча хуҗалык үзгәргән. Тигезлекләргә килеп урнашучылар виноградчылык, бакчачылык, яшелчәчелек белән көн күрә[11].

Һөнәрләрдән тимерчелек, сарык йоны эшкәртү (эрләү, келәм туку һ.б.), агач һәм ташка уеп ясау сәнгате үсеш алган. Агуллар ― текстиль осталары, бигрәк тә ефәк һәм мамык осталары. Аларның тукымалары чигү һәм челтәрләр белән бизәлгән, аларны осталар берничә буын дәвамында ясаганнар. Авылларда шулай ук күн эшкәртү, келәмнәр һәм керамика ясау белән дә шөгыльләнәләр[12].

Хәзерге хәле

1990-еллар башында агул язуы барлыкка килә. Әмма соңгы егерме ел эчендә, башка әдәбият турында әйтеп тә торасы юк, алфавиттан башка бер генә дәреслек яки башка уку әсбаплары да басылып чыкмаган. Мәктәпләрдә агул теле урынына теләсә нәрсәгә өйрәтәләр, ләкин агул теленең үзенә түгел. Һәм бу гаҗәп тә түгел, мәктәпләрдә агул телен өйрәтү өчен матди-техник база юк[13].

Агул телендәге әдәбият 1990-елларда оеша башлый.

Агул төбәгендә демографик вәзгыять Дагстанның сәнәгать һәм дәүләт объектлары, шулай ук эре хуҗалыклар булмаган тау районнарына хас. Агул торак пунктларының бушап калуының сәбәбе, районда яшәүнең төп уңайсызлыклары түбәндәгеләр: газның бөтенләй булмавы; электр көчәнеше түбән булу, бигрәк тә кыш көне; өлкә торак пунктларының өлкә үзәге белән элемтәсе начар булу, юл инфраструктурасының чагыштырмача зәгыйфь булуы һәм катлаулы транспорт элемтәләре. Җирле яшьләр эшкә яки укуга китә, мөмкинлекләре булганнар авылга кайтмый.

Агул халкының төп яшәү чыганагы булып үсемлекчелек һәм бюджет эшләре, шулай ук дәүләт тарафыннан бирелә торган төрле ташламалар һәм субсидияләр тора[14].

Танылган агуллар

  • Хидир Хидир улы Рамазанов ― тарих фәннәре докторы, профессор, РСФСР һәм Дагстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе;[15]
  • Шабан Габделкадыйр улы Мазанаев ― профессор, Дагстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, агул язма телен булдыручыларның берсе;[16]
  • Муса Салих улы Мусаев ― рәссам, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы;[17]
  • Тәкибәт Алаутдин кызы Мәхмүдова ― Дагстан Республикасының Дәүләт сәркатибе[18].

Искәрмәләр

  1. Камалтин Әхмәтов (1949) ― агул телендә иҗат итүче шагыйрь. «Казан утлары», 2025 ел, № 1 (1227). – Б.152-154
  2. Ағұлдар. 2024-06-10 тикшерелгән.
  3. Ағұлдар. 2024-06-10 тикшерелгән.
  4. Дағыстанның тарихи географиясы. 2024-06-10 тикшерелгән.
  5. Лезгиндер. 2024-06-10 тикшерелгән.
  6. Қазақстан тілдері: әлеуметтік лингвистика анықтамалығы. 2024-06-10 тикшерелгән.
  7. Қазіргі ағұл әліпбиі. 2024-06-10 тикшерелгән.
  8. Ресей халықтары>Агулдар>Дін. 2024-06-10 тикшерелгән.
  9. Ағұлдар. 2024-06-10 тикшерелгән.(үле сылтама)
  10. Ағұлдар. 2024-06-10 тикшерелгән.
  11. Ұлттық саясат Ағұлдар. 2024-06-10 тикшерелгән.
  12. Ағұлдар: олардың мәдениеті мен тарихы туралы. 2024-06-10 тикшерелгән.
  13. Ағұлдар жойылудың аз-ақ алдында тұр. 2024-06-10 тикшерелгән.
  14. Ағұл ауданы: азғантай этностың өз жеріндегі көші-қоны, тұрмысы және қазіргі заманғы тіршілік ету жағдайлары. 2024-06-10 тикшерелгән.
  15. Хидир Рамазанов – Ресей Федерациясының еңбек сіңірген ғылым қайраткері. 2024-06-10 тикшерелгән.
  16. Көрнекті тұлғалар>Мазанаев Шабан Абдулқадырұлы. 2024-06-10 тикшерелгән.
  17. Мұса Мұсаев – Ресей Суретшілер одағының мүшесі. 2024-06-10 тикшерелгән.
  18. Саясаттағы биіктерге жеткен ағұл қызы. 2024-06-10 тикшерелгән.

Сылтамалар

 

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia