My Opera
My Opera — Opera браузерын кулланучылар җәмгыять үзәге. Әлеге төркемгә көн саен 7 500 кулланучы теркәлә[1], барлыгы бергә әлеге сәхифәдә 5 млн кулланучы[2]. Кулланучыларга ярдәм күрсәтүдән тыш, бу чын социаль челтәр дип тә әйтергә мөмкин , монда блог, фоторәсемнәр урнаштыруны үз өченә ала[3]. Һәрвакыт «Атна кулланучысы» /«Member of the Week» билгеләнә. ТарихҖәмгыять үзәге 2001 елның август аенда барлыкка килә[4], сәхифә дип карасак, ул Opera браузеры буенча ярдәмлек кенә булып тора. Сәхифәне беренче яңарту 2001 ел 11 сентябрь һәм 15 декабрь 2003 ел көннәрендә күзәтелә. Кулланучыларга бу яңартулар нәтиҗәсендә яңа мөмкинчелекләр дә ачыла[5]. 2005 елның сентябрендә сәхифәнең өлеше тагын да киңәя төшә. Фотоальбом, блоглар, сәхифәдә үз төркемеңне ясау һәм 300 МБ кирәкле эш тирәлеге[4]. Блогларның яңарышы MMS хатлар барлыкка килү белән бәйле[6]. 2006 елда Opera Software серверында җиһазларны алмаштыру була һәм 26 октябрдә яңа сәхифәнең бета-тикшерү башлана.[7]. Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia