Marvel кинематографик галәме фильмнары исемлеге
Marvel кинематографик галәме фильмнары (ингл. Marvel Cinematic Universe) Marvel ширкәте комикслары нигезендә ясалган һәм Marvel Studios кᴎнаширкәте белән эшләнгән төрле фильмнардагы күп персонажларны берләштерә. 2018 елда «Тимер кеше» фильмы белән галәм башланып китте. Шулай ук галәмнең Беренче фазасына биш фильм керде: «Искиткеч Һалк» (2008), «Тимер кеше 2» (2010), «Тор» (2011), «Капитан Америка: Беренче үч алучы» (2011) һәм, төп персонажларны бер төркемгә берләштерелгән, кроссовер «Үч алучылар» (2012). Икенче фаза үзенә түбәндәге фильмнарны кертә: «Тимер кеше 3» (2013), «Тор 2: Караңгылык дөньясы» (2013), «Капитан Америка: Кышкы солдат» (2014), «Галактиканың сакчылары» (2014), «Үч алучылар: Альтрон дәвере» (2015) һәм «Кырмыска-кеше» (2015). Өченче фаза үзенә менә бу фильмнарны кертә: «Капитан Америка: Ватандашлар сугышы» (2016), «дуᴋтыр Стрәнҗ» (2016), «Галактиканың сакчылары 2» (2017), «Үрмәкүч-кеше: Өйгә кайту» (2017), «Тор: Рагнарөк» (2017), «Кара Каплан» (2018), «Үч алучылар: Чиксезлек сугышы» (2018), «Кырмыска-кеше һәм Шөпшә» (2018), «Капитан Марвел» (2019), «Үч алучылар: Уен ахыры» (2019) һәм «Үрмәкүч-кеше: Өйдән еракта» (2019). Дүртенче фазага «Кара тол хатын» (2020), «Мәңгелеләр» (2020), «Шан-Чи һәм Ун балдак риваяте» (2021), «дуᴋтыр Стрәнҗ: акылсызлык мультигаләме» (2021) һәм «Тор: Мәхәббәт һәм күк күкрәү» (2021) фильмнары керәчәк. Беренче фаза: Үч алучылар, Гомуми җыелуТимер кеше (2008)2016 елда Universal Studios-тан, 20th Century Fox-тан һәм New Line Cinema-дан Marvel Studios Тимер кешене экранлаштыру хокукларын сатып ала. Режиссөр итеп Җон Фавроны ала. Тиздән Җон Огастны яңадан язу өчен алдылар. Шул ук елның сентәбрендә фильмның төп ролен башкару өчен Роберт Дауни-кече кабул ителде, махсус шуның өчен ул сакал үстергән. Marvel өчен бу беренче тулысынча финанс буенча мөстәкыйль рәвештә башкарылган проект булды. Төшерү башлыгы буларак, Фавро, «Тимер кеше» фильмы башка супербатырлар турындагы фильмнардан аерылып торсын өчен, аны беренче чираттан Калифорниядә төшерергә карар кабул итте, чөнки күп төрле супербатырлар фильмнары Нью-Йоркта төшерелә. Төшерү вакытында актерлар иркенләп үзләренең ике яклы әңгәмәләрен үзгәртә алалар иде, чөнки барлык игътибар фильмның сүжетында юнәлдерелгән иде. Стэнли Уинстон ясаган резинлы һәм металлы корыч тышчаларга, компьютер графигы өстәлде. Тамашачылар белән фильм бик яхшы кабул ителде, һәм алар аерып Роберт Дауниның актерлык уенын мактадылар[2]. Америк кᴎнасәнгать институты «Тимер кеше» фильмын 2008 елның 10 иң яхшы фильмнары арасына кертте. Искиткеч Һалк (2008)2006 елның гыйнварында Marvel Һалкны экранлаштыру өчен хокуклар сатып алып Universal Pictures-тан кире кайтара (әмма Universal Pictures-та дистрибьюциягә хокуклары калу шартлары белән). Фильмның режиссөры Лүи Летерье булып чыкты. Сценаричы Зәк Пенн булды. Танылган актөрлардан фильмда төштеләр: Эдвард Нортон, Лив Тайлер, Тим Рот, Тим Блейк Нелсон, Тай Баррелл һәм Уильям Хөрт. Фильмда Брүс Бәннернең Һалкка әйләнүенең яңа төрле тарихы күрсәтелде. Брүс Бәннер чарасыздан гамма-нурландыру ярдәме белән суперсолдат ясау тәҗрибәсе корбаны була. Качу да булган чакта, Беннер үзенең эчендәге монстрдан котылырга тырыша. Беннерны аның иске дошманы Тәддеус Росс һәм тәҗрибәле солдат Эмил Блонски эзәрлекләйләр. Блонски соңыннан Һалкка охшаган җанварга әйләнә. Роберт Дауни-кече Тони Старк кәмео-ролен башкарды. Титрлар беткәннән соң Старк яʜарал Росска (Уильям Хөрт)) барга килә, һәм «Үч алучылар» турында аңа читләтеп әйтә (моңа кадәр Старкка шулай ук Ник Фьюри әйткән иде). Капитан Америка туңдырылган килеш боз эчендә, фильм ачуы башыннан бетерелгән күренештә, килеп чыга. Шушы күренеш нәтиҗә буларак DVD-дагы релизга кертелгән иде. Режиссөр Лүи Летерье шушының буенча болай диде: «Сез кешене күрәчәксез! Сез аны күрәчәксез. Сезгә ошаячак». Тимер кеше 2 (2010)2008 елдагы «Тимер кеше» фильмының дәвамы. Яyрупа илләренең күбесендә фильмның премьерасы 2010 елның 28—30 апрелләрендә, Әᴍирикə Кушма Штатлары-да 7 маенда, ә Россиядә 29 апрелендә булды. Тор (2011)Sony Pictures-тан 2006 елда Торга хокукларны сатып алып кире кайтаргач, Marvel Studios Марк Протосевичны сценарий ясарга эшкә алды. 2007 елның аyгысында Мәттью Вонга режиссөр урынына тәкъдим җибәрелгән иде. Әмма, 2008 елның маенда шартнамәнең вакыты беткәч, килешү озайтылмайчы калды. Marvel Вон урынына шул ук елның сентәбрендә танылган британ актөрын һәм режиссөрын Кеннет Брәнаны яллый. Брәнаның режиссөр урынына килеп керүе белән берьюлы, Марк Протосевич сценариның яңа юрамасын ясап бетерә. 2009 елның маенда Крис Һемсворт төп персонаж роленә, Торга, кабул ителә, ә Том Һиддлстонга Локи роле эләгә. Фильмның төп персонажы — Тор, тәкәббер һәм горур яшен тәңре, — көченнән мәхрүм ителде һәм Асгардтан (тугыз дөньяларның берсеннән) куып җибәрелде. Җиргә эләккәч ул яшь астрофизик Җейн Фостер белән таныша, һәм соңрак Торның Җейнга берникадәр хисләре килеп чыга. Ул гына түгел, Тор үзенең үги туганын Локины туктатырга тиеш. Локи Асгардның яңа патшасы булырга ниятләнә. Бу фильм Marvel кинематографик галәменә, гомуми сүжет сызыгына кушылган фильмнар арасына, керде. Беренче тапкыр фильм 2011 елның 17 апрелендә Сиднейдә дөнья күрде, ә тәгәрәтүләр дүрт көннән соң башландылар. Америка кᴎнатәгәрәтүләренә фильм 6 майда чыкты, ә Россиянекенә — 28 әᴨрилда 3D һәм IMAX форматларында. 449 млн доллардан артык җыеп фильм финанс яклап уңыш яулады, һәм тәнкыйтьчеләр ягыннан да макталды. Капитан Америка: Беренче үч алучы (2011)Капитан Америка ролен Крис Эванс башкарды. Фильмны ясау белән Marvel Studios ширкәте шөгыльләнде, ә дистрибьюция белән — Paramount Pictures. Фильмның сүжеты Икенче бөтендөнья сугышы вакытында сүтелә һәм Стив Роҗерс, — үзенең иленә хезмәт итәргә хыялланган, Бруклиннән клигән яшь һәм чирләшкә яшүсмер турында сөйли. Ул хәрби әзерлек эксперименталь програмында катнашырга ризалаша, шушы эксперимент кысаларында аңа «суперсолдат» сүлын кертәләр һәм вита-нурлар йогынтысы астына куялар. Шушы аңа кешедә була алмас көч бирә. Капитан Америка кушаматы астында, Роҗерс, нацистны һәм нацистлар оешмасының лидерын — Йоһанн Шмидтны туктатырга тиеш. Шушы оешма, серле куб рәвешендәге энергия чыганагы ярдәме белән, үзенә дөнья өстеннән хакимлеккә юл салырга ниятләнә. Капитан Америка турындагы фильмны төшерү фикере Marvel-га 1997 елда килгән иде, коцепциянең беренче юрамалары өстеннән эш башланган иде, ә фильмны тарату белән Artisan Entertainment ширкәте шөгыльләнергә тиеш иде, әмма персонажларга карата аʙтырлык хокуклары турында суд тикшерүе сәбәпле, проект 2003 елның сентәбренә кадәр катырылган иде. Merrill Lynch-тан Marvel Studios грант алганнан соң, Paramount Pictures өчен проект эшләнә башланды. Фильмның режиссөры Җоу Җонстон булды. Ул элегрәк Җорҗ Лукас белән «Йолдыз сугышлары» оригинал трилогие өстендә эшләгән. Фильм Һолливудта 2011 елның 19 июлендә дөнья күрде. Әᴍирикə Кушма Штатлары-да кᴎнатәгәрәтү 22 июльда башланды[3][4]. Россиядә тәгәрәтүләр 28 июль көнне 3D форматында башландылар[5]. Фильм күбесенчә тәнкыйтьчеләрнең уңай бәяләмәләрен алды һәм тәгәрәтүдә 370 млн доллардан артык җыйды[6]. Үч алучылар (2012)Икенче фазаТимер кеше 3 (2013)Тор 2: Караңгылык дөньясы (2013)Капитан Америка: Кышкы солдат (2014)Галактиканың сакчылары (2014)Үч алучылар: Альтрон дәвере (2015)кᴎнарежиссөр Җосс Уидонның супербатырлар турындагы фильмы. Marvel кинематографик галәменә кергән унберенче фильм. Россиядә фильмның премьерасы 2015 елның 23 апрелендә 3D һәм IMAX 3D[7] форматларында булды. Фильмның «Үч алучылар: Чиксезлек сугышы» дигән сиквелы 2018 елда экраннарга чыкты[8]. «Үч алучылар: Альтрон дәвере» бөтен дөнья буйлап 1,4 миллиард доллардан артык акча җыйды. Шушы вакыйга бу фильмны 2015 елның дүртенче иң кассалы фильмы итеп, һәм кинематографның бөтен тарихында җиденче иң кассалы фильм итеп ясады. Кырмыска-кеше (2015)Өченче фазаКапитан Америка: Ватандашлар сугышы (2016)дуᴋтыр Стрәнҗ (2016)Галактиканың сакчылары 2 (2017)2014 елның «Галактиканың сакчылары» фильмының дәвамы. Фильмның премьерасы 4 майда булды. Бу фильмда Галактиканың сакчылары галәмдә сәяхәт дәвам итәләр, шул ук вакытта Питер Квиллга аның хакыйкать чыгышының турында күбрәк белергә булышалар. Үрмәкүч-кеше: Өйгә кайту (2017)Тор: Рагнарөк (2017)Кара Каплан (2018)Үч алучылар: Чиксезлек сугышы (2018)Әнтони һәм Җо Руссо режиссөрларының нәфис фильмы. Бу фильм 2012 елдагы Үч алучылар һәм 2015 елдагы Үч алучылар: Альтрон дәвере фильмнарының сиквелы. Шулай ук унтугызынчы фильм булып Marvel кинематографик галәменә керә. «Капитан Америка: Ватандашлар сугышы» фильмындагы вакыйгалар вакытында Үч алучылар таркалганнан соң ике ел үткәч, Танос, үзенең бишбармакчасы өчен Чиксезлек ташларын табу максаты белән, Җиргә килә. Бишбармакчасына Чиксезлек ташларын кушса, ул үзенең теләге буенча чынбарлыкны үзгәртә алачак. Чиктән тыш дуамал титанны, аның җимерү һөҗүме ярты галәмгә чик куйганчы, туктатыр өчен Үч алучылар көч куюларын Галактиканың сакчылары белән берләштерергә тиешләр. Фильмны 2014 елның октәбрендә «Үч алучылар: Чиксезлек сугышы — 1-нче бүлек» исеме астыннан анонслаганнар иде. 2015 елның апрелендә Руссо кардәшләр режиссөр урынында булып чыктылар, майда Маркус һәм МакФили дуэты сценарий өстеннән эшләр өчен чакырылдылар. 2016 елның июлендә Marvel ширкәте фильмның исемен «Үч алучылар: Чиксезлек сугышы»-на кадәр кыскартты. Төшерүләр Атлантада Pinewood студиясендә гыйнварда башландылар һәм 2017 елның июлендә тәмамландылар. Өстәмә төшерүләр Шотландиядә, Англиядә, Атланта үзәгендә һәм Нью-Йоркта уздылар. Премьера күрсәтүе 2018 елның 23 апрелендә Лос-Анҗелестә узды. Әᴍирикə Кушма Штатлары-да тәгәрәтүгә фильм 2018 елның 27 апрелендә чыкты, Россиядә — 3 майда 2D, 3D һәм IMAX форматларында. «Үч алучылар 4» фильмының чыгуы 2019 елның 2 маена билгеләнде. Кырмыска-кеше һәм Шөпшә (2018)Капитан Марвел (2019)Үч алучылар: Уен ахыры (2019)Әнтони һәм Җоу Руссо белән Кристофер Маркус һәм Стивен Макфили сценарие буенча Marvel Studios кᴎнастудиясенең 2019 елда төшерелгән супербатырлар фильмы. Үч алучылар дигән супербатырлар төркеменең маҗаралары турындагы Marvel комиксларының экранлаштыруы. «Үч алучылар» (2012), «Үч алучылар: Альтрон дәвере» (2015) һәм «Үч алучылар: Чиксезлек сугышы» (2018) фильмнарының дәвамы, шулай ук 22-нче Marvel кинематографик галәме фильмы, «Чиксезлек сагасы»-нда (ингл. The Infinity Saga) соңгыдан алдагысы булып тора. Проект 2014 елның октәбрендә «Үч алучылар: Чиксезлек сугышы — 2-нче өлеш» исеме астында игълан ителгән иде. Абыйлы-энеле Руссо проект төркеменә режиссерлар буларак 2015 елның апрелендә керә, май аенда Маркус һәм Макфили сценарий язу буенча контрактка кул куя. 2016 елның июлендә Marvel студиясе фильмның исемен алып ыргыткан һәм аны «исемсез» дип кенә атаган. 2017 елның аyгысыннан 2018 елның гыйнварына кадәр Атлантадагы Pinewood студиясендә төшерү узган. Өстәмә төшерүләр Атланта үзәгендә һәм агломерациясендә узганнар. Булачак фильмның исеме 2018 елның декабрендә ачылган. Премьера 2019 елның 22 апрелендә Лос-Анҗелеста узды. Дистрибьютор булып Walt Disney Studios Motion Pictures компаниясе чыгыш ясады. Фильм режиссура, актерлык осталыгы һәм эмоциональлеге өчен югары бәя алды; тәнкыйтьчеләр 22 фильм тарихының кульминациясе буларак аны аеруча билгеләп үттеләр. Беренче уик-эндта фильм рекордлы 1,223 млрд доллар җыйды, аннары, күп кенә касса рекордларын узып, фильм 2019 елда иң кассалы релиз гына түгел, тарихта иң кассалы супербатырлар турындагы фильмга, шулай ук дөнья кинематографы тарихында иң кассалы фильмга әверелгән, ул 2,8 млрд долларга якын акча җыйды. Үрмәкүч-кеше: Өйдән еракта (2019)Рейтинг һәм тәнкыйтьчеләр җавапларыBox Office Mojo рейтингы
Тәнкыйтьчеләр җаваплары
Искәрмәләр
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia