Әшрәф Синәева
Әшрәф Синәева, Әшрәф Гатаулла кызы Синәева (кыз фамилиясе Халитова, 1892 ел, РИ, Рязань губернасы, Касыйм ―1925) — татар театрына нигез салучыларның берсе. Мәскәүдә рус театрында, «Сәйяр» төркемендә, Казанда татар театрында уйнаган. Тәрҗемәи хәле1892 елда Рязань губернасы Касыйм шәһәрендә туган. Император Александр театры каршындагы театр мәктәбен тәмамлаган (Петроград, 1917). ИҗатыАктер буларак беренче адымнарын Мәскәүдә, рус театрында ясый. 1917 елда «Сәйяр» труппасына чакыралар, әлеге төркемдә төп рольләрдә уйный башлый. Ватандашлар сугышы вакытында фронт театр бригадаларында уйный. Соңыннан Казанда Кызыл Октябрь исемендәге беренче татар дәүләт үрнәк драма театрында эшли[1]. Иҗатына рус театрының тормышчан мәктәбе үрнәге һәм «Сәйяр» труппасының эшчәнлегендә катнашкан Н. Зимовой, А. Михайленко, А. Загорский, М. Громов һ. б. рус режиссерлары йогынтысы көчле була. «Татар театрының иң мәдәниятле һәм талантлы актрисасы»[2]. Уйнаган рольләреАмплуасы — яшь кыз рольләрен башкару була.
Гаилә хәлеИре (1923 елга кадәр) — Ситдыйк Айдаров, актер, җырчы[3].. Чыганаклар
Әдәбият
СылтамаларИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia