Габдулла Камал
Габдулла Камал, сәхнә псевдонимы Камал I, тулы исеме Габдулла Галиәкбәр улы Камалетдинов, рус. Габдулла Галиакберович Камалетдинов (Камал I) — татар режиссеры, актер, татар драматургиясе һәм театрына нигез салучыларның берсе. Татар драматургы Галиәсгар Камалның бертуган энесе, татар сәхнәсе артистлары — Камал II, Зәйнәп Камалованың бертуган абыйсы, Гәүһәр Камалованың әтисе. Тәрҗемәи хәлеГабдулла Камал 1893 елның 20 октябренда (1 ноябрьдә) Казанда туа. Кече яшьтән үк байларда хезмәт итә. 17 яшендә инде Габдулла приказчик була. 1910 елда Казанда «Шәрык клубы» ачыла. Шунда режиссер булып эшләүче Галиәсгар Камал энесе Габдулланы да театрда уйнарга җәлеп итә. Шулай итеп, читек-кәвеш кибете приказчигы 17 яшендә сәхнәгә чыга һәм бер-ике елдан профессиональ артист булып китә. 1912 елдан «Сәйяр» труппасында Габдулла Кариев кул астында 8 ел эшләп чыныгу алган Габдулла Камал үзенең иҗатын төрле шәһәрләрдә дәвам иттерә. 1918 елда Газиз Айдарский белән Буа театрында (хәзерге Буа дәүләт драма театры) бер сезон эшли. Ташкәнт шәһәрендә үзе татар театры оештыра, үзбәк халкының театр сәнгатенә юл яра, таҗик, төрекмән театрларына да булыша. Новосибирск, Әстерхан, Ырынбур, Царицын шәһәрләре театрларында да хезмәт куя. Татарстан АССР хөкүмәте чакыруы буенча Камал I, 1931 елда Казанга кайтып, радиодрама коллективының баш режиссеры була һәм гомеренең соңгы көненә кадәр шунда эшли. 1933 елда вафат. Уйнаган рольләре
Куйган спектакльләре
ГаиләсеI хатыны Фатыйма Камалова (1903-1974), РСФСР атказанган (1957), ТАССР халык артисты. II хатыны Фатыйма Чыганаклар
Сылтамалар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia