Әхәт Салихов (1938)
Әхәт Салихов, Әхәт Салих улы Салихов (1938 елның 3 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Наласа) ― авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты (1970), Казан дәүләт аграр университеты профессоры һәм гомуми игенчелек кафедрасы мөдире (2002 елдан), ТАССР атказанган агрономы (1982), ТР атказанган фән эшлеклесе (1995), ТР фән һәм технка өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты (2005). Тәрҗемәи хәле1938 елның 3 мартында Татарстан АССР Арча районы Наласа авылында колхозчы крестьян гаиләсендә туган[1]. Наласа җидееллык мәктәбен (1952), Ключищи авыл хуҗалыгы техникумын (1956), Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын (1961) тәмамлаган. «Татарстанның төньяк зонасы шартларында чәчү әйләнешенең кайбер буыннарына агротехник бәя бирү» темасына авыл хуҗалыгы фәннәре кандидатлыгына (1970) [2] диссертация яклаган. 1961 елдан Казан авыл хуҗалыгы институтында эшли: 1961―1963 елларда ― институтның уку-тәҗрибә хуҗалыгы баш агрономы. 1963 елдан ― гомуми игенчелек кафедрасы доценты в. б., 1976 елдан ― институт парткомы секретаре. 1984 елдан ― институтның фәнни эшләр буенча проректоры. 1988―2002 елларда ― «Нива Татарстана» фәнни-җитештерү берләшмәсе (хәзерге Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты, ТатНИИСХ) генераль директорының фәнни эшләр буенча урынбасары. 2002―2009 елларда ― Казан дәүләт аграр университеты профессоры һәм гомуми игенчелек, үсемлекләрне яклау һәм селекция кафедрасы мөдире[3]. 2005 елдан ― «Татарстан шартларында No-Till системасы буенча (туфракны эшкәртмичә) һәм туфракны минималь эшкәртеп авыл хуҗалыгы культураларын үстерүдә югары нәтиҗәле технологияләр куллану» инновацион проектын тормышка ашыру һәм эшләү буенча галимнәрнең иҗади төркеме җитәкчесе. 130 фәнни һәм укыту-методик эшләре, шул исәптән монография авторы. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
Әдәбият
СылтамаларШулай ук карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia