Леонид Аксентьев
Леонид Александрович Аксентьев (1932 елның 1 марты, Бакы, Азәрбайҗан ССР, ССРБ — 2020 елның 21 октябре, Казан, Россия) — математик, физика-математика фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры. Тормыш юлыЛеонид Аксентьев 1932 елның 1 мартында Бакыда туган. 1949 елда Казан дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә һәм 1954 елда аны «Математика» белгечлеге буенча тәмамлый. Диплом алганнан соң, КДУның дифференциаль тигезләмәләр кафедрасы каршындагы аспирантурага укырга керә һәм 1958 елда кандидатлык диссертациясен яклый. 1953 елдан башлап Казан дәүләт университетында дифференциаль тигезләмәләр кафедрасында эшли: лаборант, 1954 елдан — ассистент, 1960 елдан — доцент, 1972 елдан 1978 елга кадәр — профессор. 1978 елдан 2019 елга кадәр КДУның математик анализ кафедрасы профессоры булып эшли. «Известия вузов. Математика» журналының редколлегия әгъзасы (1966—1970) һәм баш мөхәррир урынбасары (1980—2019). 2020 елның 21 октябрендә Казанда вафат була. Арча зиратында җирләнгән. Фәнни эшчәнлек1958 елдан физика-математика фәннәре кандидаты. Кандидатлык диссертациясенең темасы — «Бербитлелекнең җитәрлек билгеләре һәм аларны аналитик функцияләр теориясенең кире төбәк бурычларына карата куллану», фәнни җитәкче — доцент Сергей Николаевич Андрианов. 1971 елдан физика-математика фәннәре докторы. Докторлык диссертациясенең темасы — «Аналитик функцияләрнең төбәк бурычларын хәл итүнең геометрик үзлекләре». Фәнни мәнфәгатьләре комплекслы үзгәрүче һәм аның кушымталарының геометрик функцияләре теориясе, кире төбәк бурычларына карый[2]. Функцияләрнең геометрик теориясендә бербитлелекнең нәтиҗәле билгеләрен нигезли. Риман өслекләрдә кире төбәк бурычларын хәл итү схемасын бирә. Бүләкләр
Басмалар
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia