Әвлия Чәләби
Әвлия Чәләби (госман اوليا چلبى}}, төрекчә Evliya Çelebi, 25 март (?), 1611-1682 (?)) — госман[6] сәяхәтчесе, Госман империясе һәм күрше дәүләтләр территорияләрендә (илләрдә) 40 елдан артык сәяхәт иткән. Биографиясе1611 елда Истанбулда госман сарай яны алтын остасы алтын остасы Дәрвиш Мәһмәт Зиля гаиләсендә туган, затлы белем ала. Аның әсасе чыгышы белән Абхазиядан була. Әүлия Челебиның анасының ике туган агалары бөек вәзир Мелек Әхмәт-паша, башлаларлар (дәүләт казначее) Мәхмәт Дефтерлерде-паша һәм бөек вәзир Ипи Мостафа паша була. Әүлия Челебиның сәяхәтләре Госманнар империянең төрле өлешендә башлыча туганнарының тәгаенләнүе белән бәйле булган. Каһирәдәге йорты һәм граффитида исеме «Evliya-yı Gülşenî» (Гөлшаннан Әүлия була) дип язылуын өйрәнгәннән соң, аның суфичылык ордены Гөлшәнгә кушылуы бик мөмкин дип уйларга кала. Истанбул буенча башлангыч сәяхәтеннән соң, биналар, базарлар, йола һәм мәдәният турында язу төзегәннән соң, ул 1640 елда каланан читкә башлангыч сәяхәтенә юллана. Аның сәяхәтләр турындагы бөтен язмалары ун томлы Йөрешнамә (Сәяхәтләр китабы) китабына җыелган. Китапта арттырып язулар булуына карамастан, бу язу XVII гасыр Госман империясенең мәдәни аспектларын һәм яшәү стилен чынбарлыктагыча сүрәтләгән язу. «Сәяхәтләр китабы» басмаларыГосман империясе биләмәләреннән үтеп барышлый Челеби Кавказга, аннары аурупа илләре һәм дәүләтләре — Австрия һәм Венгрияга бара. 1665 елда ул Кырымга (Кырым ханлыгы) килә, анда кырым ханы Мәһмәд IV Гәрәй (1641-1644, 1654-1666) таныша. Хан яраннары белән Әүлия Челеби Ор-Капы (Or Qapı, Перекоп) кәлгәсенә килә, һәм шуннан үзенең кырым буйлап сәяхәтен (1666-1667 ел) башлый. Ул күрсәтә, 1660 елда кырым татарларының Ор-Капы кәлгасе янында төньяк сиге була дип күрсәтә, дала (Кыргый Кыр) шулай ук хан биләмәсе була, ләкин анда нугайлар: адил, айдак, ормитлар күченеп йөри. Алар көтүләрен йөрткән өчен корылма түли һәм Кырымга май, бал, эре мөгезле мал, сарык, бәрәч һәм ясырь (рус коллары) китергән.[7] Кырымнан китеп, тын казаклары җирләре аша ул Идел буйлап югарыга күтәрелә, имеш, Казанга җитә. Киләсе сәяхәтен Әүлия Челеби Фракиягә, Македониягә, Крит утравына кыла. Мәккәгә хаҗ кылганнан соң — Әүлия Челеби Мысырга юллана. Мәрхүм булуы турында ачык датасы билгеле түгел, Әүлия Челеби 1682 елда Каһирәдә вафат була. СылтамаларӘвлия Чәләбинең хезмәте госман җирләре, шулай ук госман империясенең күршеләренең тарихы, географиясе, лингвистика, архитектура һәм бик күп башка мәсьәләләре буенча бик кыйммәтле чыганак булып хезмәт итә. Аның әсәрләренең башлангыч тикшерүчеләренең һәм бастыручыларның берсе XIX гасыр уртасында австрияле Йозеф фон Һаммер-Пургшталь була. Галимнәр дәррәү Сәяхәтләр китабының байлыгын һәм репрезентативлык кимәленә ыңгай бәя бирде. Бу чыганак әлегә кадәр даими рәвештә өйрәнелә һәм фән өчен гаять зур потенциалга ия. Популяр мәдәнияттә![]() Istanbul Kanatlarımın Altında (Истанбул минем канат астында, 1996) — Әвлия Челеби тасвирлауларына нигезләнгән Хезарфен Әхмәт Челеби, аның агасы Лагари Хәсән Челеби һәм XVII гасыр башында солтан Мурат IV идарә иткән чактагы госман җәмгыяте тормошо турысындагы фильм. «Матур гасыр. Кёсем империясе» төрек телесериалында уенчы Нәҗип Мемилли Әүлия Челеби ролен башкарды. ИскәрмәләрРус теленә тәрҗемәләр
Чит ил телләрендә
Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia