Яфрак төшкән инде юлга (1984) — Шамил Шәрифуллин тарафыннан Зөлфәт сүзләренә иҗат ителгән иң танылган җырларының берсе[1].
Тарих
Зөлфәтнең "Яфрак төшкән инде юлга" шигыре 1970 елда языла[2].
Шамил Шәрифуллин исемдәш җырын яза, ул 1984 елда Татарстан китап нәшриятында "Йөгерә чәчәчкләр" җыентыгында беренче тапкыр бастырыла[3], әмма цензура таләпләренә үтәмәве сәбәпле, сәхнәдә 6 елдан соң гына башкарыла[1]. Бу беренче башкарылу вакытында тыңлаучыларга бик тә таныш булганга, хәтта халык җыры буларак та күзаллана[1]. Иң танылган башкаручылары арасында Римма Ибраһимова һәм Гөлнара Морзиева.
Сүзләре
"Яфрак төшкән инде юлга" җыры
|
Яфрак төшкән инде юлга, яфрак төшкән…
Ашыккансың, син коточкыч ашыккансың,
Бер гомернең чиреген дә яшәмәстән
Ике гомер яшәгән күк талчыккансың.
|
|
|
|
Яфрак төшкән инде юлга, яфрак төшкән,
Тапталганнар инде юллар, юллар такыр.
Шул юллардан читкә чыгып, онытылып
Яратасың килә бугай соңгы тапкыр.
|
Син беләсең иң беренче күз яшьләрен,
Син беләсең иң беренче адашуны.
Иң беренче ялгышларны син беләсең,
Син беләсең, хәтерлисең алдашуны.
|
|
|
|
Тамасы нур тамган инде карашыңа,
Тиясе җил тигән инде яңагыңа.
Син көтәсең соңгыларын яфракларның,
Мин сискәнеп керфек ачтым яңа гына.
|
Яфрак яуган көзге юлга килеп кердем
Каерылып тыныч кына барган төштән.
Минем алга ялгыз каен ботагыннан
Соңгы яфрак, сары яфрак өзелеп төшкән.
|
Ноталар
Чыганаклар
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 1,2 Афәрин, Шамил әфәнде! (tt). tatar-inform.tatar (2008-04-28). 2020-07-22 тикшерелгән.
- ↑ Язлар назы калды күңелдә. "Мәйдан" журналы. 2020-07-22 тикшерелгән.
- ↑ Шәрифуллин, Шамил. Яфрак төшкән инде // Йөгерә чәчәкләр [Ноталар] : [җырлар]. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1984. — 24 б.