Яныбай Хамматов
Яныбай Хамматов, Яныбай Хаммат улы Хамматов (баш. Яныбай Хаммат улы Хамматов; 1925 елның 16 гыйнвары, СССР, РСФСР, БАССР, Тамьян-Катай кантоны (хәзерге Белорет районы), Исмакай ― 2000 елның 28 сентябре, РФ, БР, Уфа) ― язучы. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1966). РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре (1985). С. Юлаев премиясе лауреаты (1994). Бөек Ватан сугышында катнашкан. Тәрҗемәи хәле1925 елның 16 гыйнварында Башкортстан АССР Тамьян-Катай кантоны (хәзерге Белорет районы) Исмакай авылында туган. Инҗәр урта мәктәбен (1940), өлкә фирка мәктәбен (1954), Уфа педагогия институтын (1956) тәмамлый. Мәктәптә уку елларыннан башлап, Югары Әүҗән алтын приискыларында алтын юа. 1942-1946 елларда хәрби хезмәттә, Бөек Ватан сугышында катнаша. Армиядән кайткач, комсомолның Белорет районы комитетында, 1949 елдан өлкә комитетында эшли. 1949 елдан «Башалтын» трестында сәяси бүлектә урынбасар, 1961 елдан Әбҗәлил районы башкарма комитеты рәисе. 1963-1969 елларда БАССР эчке эшләр министрлыгында эшли.[1] Иҗаты![]() Алтын эзләүчеләргә багышланган беренче шигырьләрен 1940-1942 елларда яза. Белорет районы газетасында «Очучы» (Лётчик) исемле беренче хикәясе басыла. Алтын юучы эшчеләрнең (старательләрнең) язмышын Октябрь инкыйлабыннан башлап яктыртучы пенталогия — «Бөртекләп җыела алтын» (1964), «Акман-токман» (1971), «Яшенле җәй» (1975), «Юргашты» (1980), «Руда» (1982) романнарын язды. Колхоз авылы турында «Йолдызлар ничек кабына» (1969), Советлар берлеге Каһарманы Миңнегали Гобәйдуллин турында «Туган көн» (1978), җәмәгать эшлеклесе Муса Мортазин турында «Комбриг Мортазин» романнарын иҗат итте. 1812 елгы Ватан сугышын яктырткан «Төньяк амурлары» дилогиясен (I китап, 1983; II китап, 1985) тарихи документ нигезендә яза. «Башкортлар китте сугышка» (1990), «Сырдәрья» (1991), «Идел башы» (1993), «Кара яу» (1995), «Агыйдел Иделгә коя» (1995), «Салават» романнары, «Каһарманлык» (1989) повестьлары бар.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Хәтер
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia