Ягъфәр Әхмәтшин
Ягъфәр Әхмәтшин , Ягъфәр Әхмәт улы Әхмәтшин, рус. Ахметшин Ягафар Ахметович (1924 елның 1 гыйнвары, Ырынбур өлкәсе, Әсәкәй районы, Котлый авылы — 1945 елның 17 гыйнвары, Польша (Варшава воеводалыгы), Карнево бистәсе) — Бөек Ватан сугышында катнашучы. 1нче Беларус фронты 48нче армия 399нчы укчы дивизия 1348нче укчы полкның взвод командиры. Советлар Берлеге Каһарманы (1945, вафатыннан соң). Лейтенант. Тәрҗемәи хәле1924 елның 1 гыйнварында Урта Идел өлкәсе Богырыслан округы (хәзерге Ырынбур өлкәсе Әсәкәй районы) Котлый авылында крестьян гаиләсендә туган. Туган авылында 7 сыйныфны тәмамлагач, 1938 елда Богырслан педагогия укуханәсенә укырга керә.[1] 1941 елның 1 декабреннән Эшче-крестьян Кызыл Гаскәрендә хезмәт итә. 1942 елда Тверь өлкәсе Красный Холм хәрби пехота укуханәсен тәмамлагач, фронтка җибәрелә. Брянск, Үзәк, 1нче, 2нче, 3нче Беларус фронтларында була. 1943 елда Курск дугасында сугышларда катнаша. Украина, Беларус, Польшаны азат итешә. 1нче Беларус фронты 48нче армия 399нчы укчы дивизия 1348нче укчы полкның взвод командиры Әхмәтшин Польшаның Остров-Мазовецка шәһәре янында 1944 елның 3-4 сентябрендә батырлык күрсәткән. Аның взводы бер ротага якын дошманны юк иткән, танкка каршы ата торган 3 тупны кулга төшергән. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ХәтерУкыган мәктәбендә балалар оешмасы каһарман исемен йөрткән. Чыганаклар
Әдәбият
СылтамаларИскәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia