Югары Богады
Югары Богады — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл. Тарих1928 елда нигезләнгән. Демография
Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар. Танылган шәхесләр
Озын гомерле кешеләреСәгыйдә Мәннанова - 96 яшенә кадәр яши. Аның 13 баласы булып, сигезе исән-сау үсеп, җәмгыятькә файда китерә, барысы да югары белемле. Гания кортка 98 яшендә бакыйлыкка күчә. Өч улы булып, өчесе дә яу кырында башын салган. Вафа әби Исламова 103 яшьтә вафат була. Мәктәп1929 - Мәктәп ачылуы. Беренче укытучы - Салиха Фәттахова. 1948 елга кадәр - Зәйтүнә Габдуллина. 1948 елдан Рәйханә Хәсәнова укыта башлый. 1969 елда беренче кино куела. МәчетЮгары Богадыда Аллаһ йорты 2016 елда ачыла. Аның башында Югары Богады кияве Зәки Нәгыйм улы Фәхразыев тора. Авыл халкы җирлек җитәкчеләре ярдәме белән мәчет төзүдә катнашты. Хәзрәт-Равил Шакиров. Югары Богады авыл клубыАвылда клуб сугыштан соңгы чорларда ук авыл осталары тарафыннан салына. Ишеткәннәр буенча, 1946-1947 еллар тирәсе буладыр. Клуб мөдире булып Яңа Богады авылы кызы Сәидә Фәссахова эшли. 1951-1955 елларда Илдар Әхмәткирам улы Кирамов мөдирлек итә (ул 1997 елда вафат була). Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[3] ИскәрмәләрЧыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia