Элеконд мәчете (Сарапул)
Сарапулның Элеконд бистәсе мәчете (рус. Мечеть микрорайона «Элеконд» г. Сарапула) ― Удмуртиянең Сарапул шәһәре Элеконд бистәсендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте составындагы Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте Сарапул шәһәренең Элеконд бистәсендәге җирле мөселман дини җәмгыяте (мәхәллә) карамагында. Сарапул шәһәре ― Удмуртиянең татарлар күпләп тупланып яши торган торак пунктларының берсе. 2002 елгы халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча, Удмуртия татарларының күпчелеге (85,6 %) биш шәһәрдә яши: Ижауда – 61 117, Сарапулда – 9 828, Можгада – 7 226, Глазовта – 4 754, Воткинскида – 4 015 кеше[1]. Тарих
1909 елда Сарапул шәһәрендә җирле мөселман җәмгыяте (мәхәллә) оештырыла, ул шәһәрдә яшәүче татарлар өчен рухи-агарту үзәге ача, мәчет төзү өчен акча җыя башлый. Ләкин 1917 елгы Октябрь революциясе бу ниятләргә тормышка ашарга комачаулый. Яңа заман1998 елның 22 декабрендә Сарапул шәһәре мөселманнары җәмгыяте тарафыннан гыйбадәт йорты итеп Сарапул шәһәренең «Элеконд» дип аталучы микрорайонында урнашкан торак йорт (Себер урамы, 5нче йорт) сатып алына. Мәчетне яңарту эшләре башлана. Иман йортын барлык замана таләпләренә дә туры килерлек итеп төзекләндерүдә җирле мөселманнар да, шәһәр хакимияте дә ярдәм итә. Ярдәм итүчеләрдән кемдер акчалата биргән, матди мөмкинлеге булмаганнар, мәчеткә килеп, үз куллары белән нидер эшләп киткән. Бер ел эчендә мәчет бинасының мәйданы киңәйтелгән, манарасын да күтәргәннәр. Иман йортының ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен гыйбадәт бүлмәләрендә төп эшләр башкарылган: идәннәре җылытылган, түшәме дә тулысынча ясалып беткән. Мәчеткә яңа келәмнәр алу өчен генә дә 60 мең сумга якын акча кирәк булган. Мәчетнең бер ягы иске бинаныкы булып, зур ярык барлыкка килгәнгә күрә, урам якка караган дивар сүтелеп, яңасы төзелгән. Таштан веранда ясалган, тәһарәтханәләр, аерым керү ишеге булдырылган. Иман йорты тышкы яктан да төзекләндерелеп, сайдинг белән тышланган. Мәчет торган урамда (Себер урамы) асфальт юл җәелгән. Төзелеш, оештыру эшләрен алып баручыларның берсе ― Әхмәд хәзрәт Халиков, Сарапул шәһәре имам-хатыйбы[2]. 2002 елның 6 сентябрендә җирле мөселман дини җәмгыяте (мәхәллә) юридик затларның бердәм дәүләт реестрында теркәлгән[3]. БинаМәчет алтмышлап кешене сыйдыра[4]. Имамнар
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia