Шри Чинмой
Күбрәк Шри Чинмой буларак мәгълүм Чинмой Кумар Гош[4] (27 август 1931 – 11 октябрь 2007), Һиндле рухи остаз булган, ул 1964 елда Нью-Йорк шәһәренә күчкәннән соң медитацияне өйрәткән.[5] Чинмой үзенең беренче медитация үзәген Куинс, Нью-Йоркта нигезләгән һәм соңыннан аның 60 илдә 7000 өйрәнчеге булган.[6][7] Ишле автор, рәссам, шагыйрь һәм музыкант ул шулай ук эчке тынычлык темасына концертлар һәм медитацияләр үткәргән.[7][8] Чинмой Ходайга дога һәм медитация аша рухи юлны яклаган. Ул атлетизм яклы булган, моңа йөгерү, йөзү һәм авырлыкны күтәрү кергән. Ул марафоннарны һәм башка йөгерүләрне оештырган һәм актив йөгерүче һәм тез җәрәхәтеннән соң авырлык күтәрүче иде.[7][8] БиографиясеҺиндстанда иң элеккеге еллары![]() Чинмой җиде баланың иң кечесе иде, ул Британия Һиндстанының (хәзер Бангладеш территориясе) Читтагонг Даирәсенең Боалхали Упазила, Шакпурада туган. Аның әтисе авырып 1943 елда үлгән, әнисе шуннан соң берничә ай узгач үлгән. Чинмой үзенең җитди медитация гамәлен 11 яшендә башлаган.[9] 1944 елда, 12-яшьлек Чинмой апаларына һәм абыйларына Пондишерриның Шри Ауробиндо Ашрамында кушылган, анда аның абыйлары Хридай һәм Читта булган.[10][11] Чинмойга исемен Читта биргән, бу “илаһи аң белән тулган” дигәнне аңлата.[12] Ашрамда ул киләсе 20 елны рухи гамәлдә үткәргән, моңа рухи медитация, Бенгаль әдәбиятын һәм Инглиз әдәбиятын өйрәнү кергән[13] атлетика,[5] һәм шулай ук ашрамның коттедж сәнәгатендә эшләү кергән.[14] Чинмой раслаганча ул Ашрамның Баш Сәркатибе Нолини Канта Гуптаның шәхси сәркатибе булган. Чинмой язмаларын Бенгаль теленнән Инглиз теленә тәрҗемә иткән.[15] Америка Кушма Штатларына күчүеЧинмой буенча Көнбатыштагы кешеләрнең рухи канәгатьлек эзләвенә хезмәт итәргә “эчтән юллама”га җавап итеп 1964 елда аңа Америка Кушма Штатларына күчәргә киңәш иттеләр.[16] Шри Ауробиндо Ашрамына бәйле Сэм Шпаниер һәм Эрик Хью дигән спонсорлар ярдәме белән ул Нью-Йорк шәһәренә күчкән.[17] Ул консулатта яшь клерк позициясенә уңышлы дәгъва иткән, гәрчә аның формаль белеме булмаса да. Ул коллегаларыннан яклау һәм илһамландыру алган һәм Һинд дине буенча әңгәмәләр алып барырга чакырылган булган. Ул университетларда әңгәмәләр башлаган һәм соңрак Берләшкән Милләтләр Оешмасында.[18] 1960-ынчы еллар ахырында һәм 1970-енче еллар башында Чинмой рухи темаларга АКШ Университетларында лекцияләр бирүен һәм әңгәмәләр коруын дәвам иткән. 1974 елда ул 50 штатта 50 университетта лекцияләр биргән һәм бу лекцияләр алты өлешле китаплар сериясендә “Бер Алтын Ярына 50 Хөррият көймәсе” (1974) басылып чыккан. 1970-енче һәм 1980-енче елларда ул Европа, Азия һәм Австралиядә сәяхәт итеп университетларда лекцияләр биргән, моның нәтиҗәсе булып “Көнчыгыш Йөрәкнең һәм Көнбатыш Акылның берлеге” нәшер ителүе булган.[19][20] Чинмой шулай ук китаплар, эсселар, рухи шигърият, пьесалар һәм Ведаларга комментарийлар нәшер иткән.[21] 1966 елда Сан Хуан, Пуэрто Рикода Шри Чинмой Үзәген ачкан.[22] 1970-енче елларга кадәр төп Чинмой уку үзәкләре Нью-Йоркта, Флоридада һәм Вест-Индиядә булган.[23] Киләсе берничә унъеллыкта Чинмой үзәкләре АКШ-ның, Европаның, Австралазиянең, Көньяк Африканың һәм Көньяк Американың күп шәһәрләрендә ачылган һәм нигезләнгән булган, тулаем алганда дөнья буенча 350 үзәк булган.[24][25] 1973 елда New York Times Чинмой Һиндстанда Нирвикальпа Самадхи, аңның абсолют югары дәрәҗәсенә җиткән берничә изге кешеләрдән берсе буларак ихтирам ителгән.[26] ![]() 1970-енче елларда Чинмой флейтада һәм эсраҗта уйный башлаган.[25] 1984 елда ул дөнья тирәли бушлай "Тынычлык Концертлары"н бирә башлаган.[27] Кайчан булса да булган иң зур концерт Монреальдә 19 000 кеше өчен булган.[28] 1970-енче елларда Америкада булганда, Чинмой музыкантлар Карлос Сантана, Джон МакЛафлин, Нарада Майкл Уолден, Роберта Флак, Клэренс Клемонс һәм Борис Гребенщиков тарафдарларының игътибарын җәлеп иткән.[29][30] Чинмой музыкантларга наркотиклар һәм алкогольне тыючы юлны һәм Илаһига рәхмәтнең чагылышы буларак музыканы һәм шигъриятне илһамландырылган.[31] Киткәнчегә кадәр Сантана һәм МакЛафлин Чинмой белән торганнар. 1973 елда алар Чинмой тәгълиматына нигезләнгән альбом чыгарганнар, аның исеме "Мәхәббәт Тугърылыгына Җиңелү". Мак Лафин 1970 елдан 1975 елга кадәр Чинмой тарафдары булган.[32] 1971 елда ул Махавишну Оркестрын формалаштырган, бу аңа Чинмой биргән рухи исем булган. МакЛафин Сантананы гуру белән таныштырган.[33][34] һәм Сантана һәм аның хатыны Дебора шуннан соң 1972 елдан 1981 елга кадәр Чинмой тарафдарлары иделәр. Сантана шулай дип әйткән:”Гурусыз мин бары тик үземнең файдасызлыгыма хезмәт итәм, әмма аның белән мин Сезгә дә һәркемгә дә хезмәт итә алам. Мин кыллар, әмма ул музыкант. Гуру аңның Гарвардларын бетергән һәм Ходайның табаннары янында утыра."[35] Сантана “Деведип” рухи исеме астында өч альбомны чыгарган – бу “Ходай Күзе” яки “Ходай Нуры” дигәнне аңлата.[36] – аны аңа Чинмой биргән: Иллюминацияләр (1974), Берлек (1979), һәм Соклану Тирбәлүе (1980). 2000 елда ул Rolling Stone журналына аның һәм Чинмой арасында 1980 елларда эшләр әчеләнгән дип әйткән. Сантана ул гуру белән елларыннан күпне алган, гәрчә ул киткәндә, Чинмой бер ара “шактый үч алучан булган. Ул минем барлык дусларыма миңа беркайчан да шалтыратмаска һәм аны калдырган өчен наданлыкның караңгы диңгезенә чумам”."[35] 2017 елда Сантана Rolling Stone-га шулай дип әйткән, "Мин рухи остазым белән үткәргән 10 елым өчен чын мәгънәсендә рәхмәтлемен."[37] ![]() Рухи укытучы Фредерик Ленц тарафдар булып 1972 елда булып киткән, әмма 1981 елда Чинмой белән араларны өзгән һәм үзе гуру булып киткән.[38] Рухи автор Лекс Хиксон Шри Чинмой Үзәгенең әгъзасы булып 1970 елларда булган.[39] Чинмой «үз-трансценденция” яклы булып берәүнең аңын киңәйтеп акылның чикләүләүләрен бетерү эшләгән,[40] бу еш атлетикага да караган. Чинмой Олимпия алтын медаль йөгерүчесе Карл Льюиска киңәш иткән.[41][42] Ул медитациягә Чинмойдан өйрәнгән һәм бу техниканы регуляр рәвештә практикалый. Тугъры Христиан буларак Льюис Чинмойдан өйрәнеп Христиан ышануларын ныгыткан.[43] 2011 елда Льюис кыска документаль Мөмкин булмаганга чакыру фильмында төшерелгән булган, анда Чинмой демонстрацияләгән көч хасиятләре күрсәтелә.[44] Тәкымның веб-сайты буенча Шри Чинмой Марафон тәкымы әгъзалары Инглиз Каналы аркылы 40 мәртәбә йөзеп чыкканнар.[45] Башка Чинмой тарафыннан спонсорланган атлетик чараларга Ультрамарафон керә, аңа 3100 миля үз-трансценденция йөгерүе; тауларга менү; һәм озын дистанцияләргә йөгерү керә. 2010 елда 150-дән артык Гиннесс рекорды тотучы Ашрита Фурман раслаганча, "Шри Чинмойдан өйрәнелгән медитация өметләнгәннән дә күбрәк башкарырга ярдәм итә”."[46] 1987 елда Шри Чинмой Шри Чинмой Берлек Өй Тынычлык Йөгерүен башлаган, бу тынычлык өчен символик йөгерү, монда йөгерүчеләр гармонияне чагылдыручы янып торган факелны тоталар. Шри Чинмой үзенең концепциясен “тынычлык өчен үлән тамырлары тырышуы” дип тасвирлаган. Тынычлык Йөгерүнең “Берлек Өй” темасы ул кешеләрнең бер планетадагы тынычлык өчен зарыга торган гражданнары булуы.[30][47] 1991 елда Чинмой «Берлек «Берлек Йөрәге Яшьләре һәм Елмаюлары”н башлаган, бу мохтаҗларга ашамлыклар һәм дарулар җибәрүче гуманитар хезмәт. 2007 елга оешма 136 илгә хезмәт иткән, дөнья буйлап Шри Чинмой Үзәге әгъзалары мохтаҗ балаларга һәм өлкәннәргә гуманитар ярдәм таратудан башлаган.[48][49] Ул дәүләтнеке булмаган оешмалар яки хөкүмәтләр белән эшли һәм кабул итүче милләтләргә сәламәтлек, медицина һәм мәгарифне тәэмин итә. Анда биш континенттан сәламәтлек һөнәр ияләре һәм шәхси волонтерлар эшли – афәтләр вакытында ярдәм һәм сәламәтлек һәм медицина тәэмин итүләрендә.[50][51] Берлек Йөрәк Яшьләре һәм Елмаюлары тарафыннан спонсорланган ‘Балаларга балалар’ программасы мәктәп балаларына башка җәмәгатьләрдән балаларга мәктәп әсбаблары һәм уенчыклар белән пакетлар әзерләргә илһамландыра.[52] ![]() Чинмой күп җирдә сәфәр кылган һәм күп эшчәнлеген һәм чараларын тынычлыкка багышлаган. Ул дөнья фигуралары белән очрашкан һәм еш тынычлык илчесе буларак тасвирланган. Чинмой Тереза Ана белән биш аерым чарада очрашкан. Аларның Римдагы икенче очрашуында, 1994 елның октябренда, Чинмой аңа бүләк биргән. Церемония вакытында Тереза Ана Шри Чинмойга шулай дип әйткән: “Мин Сезнең дөнья тынычлыгы өчен һәм күп илләрдә кешеләр өчен яхшы эшләрегезгә шатмын. Әйдәгез бергәләп эшлик һәм Ходайның барлык данын уртаклашыйк һәм кешелеклелекнең яхшылыгы өчен эшлик."[6][53][54] Чинмой Уэльсның Принцессасы Диана белән 1997 елның 21 маенда очрашкан.[55] ![]() Ул үзенең рухи җитәкләве яки музыка башкарулары өчен акча алмаган. Ул барлык диннәргә карата һәм дөньяның дини шәхесләренә карата ихтирамлы булган.[56] Үзенең тормышы вакытында ул 7000 өйрәнчек җәлеп иткән.[57] Аның юлы Йоганың хәзерге заман рухи системасы булган, ул рухи укытучы яки гуру җитәкчелеге астында практикаланган.[58][59] [60] 1987 ел Hinduism Today-дагы мәкалә буенча, Чинмой йога рухи остасы буларак өйләнмәгән целибат булган, ягъни гаилә кормыйча ясау юлыннан баручылардан булган.[61] Башка борынгырак традицияләрдән аермалы буларак, Чинмой рухи тәрәккыять өчен дөньядан тулы арыну кирә түгел, ә “салмак һәм тулаем тормышны нурландыру” кирәк булган дип өйрәткән.[62][63] ![]() 2007 елның ахырында үлеменә кадәр Чинмой дөнья буенча меңнәрчә тугърылар өчен рухи җитәкче булган.[64] 1960-ынчы еллардан бирле ул Куинс, Нью-Йорк шәһәрендә бу тирәгә күчкән йөзләрчә тугърылар арасында дөнья фатирында яшәгән.[7] Чинмой төркеме кайберәүләр тарафыннан культ дип саналган.[6][65][66] 2016 елның февраленда PIX 11 News-та Чинмой турында ике сегмент булган, шунда бер элеккеге өйрәнчеге җенси әхлак бозу булган дип әйткән, шул ук вакытта Шри Чинмой Үзәген яклаган кеше “Безнең нигезләүче һәм укытучы Шри Чинмой бик саф һәм тулы тормыш алып барган” дип әйткән.[67][68] 2009 елда Джаянти Тамм Чинмой өйрәнчеге буларак тасвирламасын - Cartwheels in a Sari: A Memoir of Growing Up Cult - [69] нәшер иткән. Чинмой оешмасында туган Тамм фараз иткәнчә, ул аның камил өйрәнчеге булачак дип алдан фараз иткән. Аңа төркемдә булырга 25 яшендә тыйганнар. Китапта аның гуруның эчке түгәрәгендә тормышы турында һәм аның гуру йогынтысы астыннан чыгып каравы турында язылган.[70][71] Китап буенча Чинмой сексны тыйган, һәм күп өйрәнчекләр ялгыз булып калганнар. Китапта шулай ук гуру дини булмаган укуга өстен караган һәм алкоголь, кофеинны һәм итне тыйган дип әйткән; шулай ук биюне, очрашуны; чит кешеләр белән аралашуны; йорт хайваннарын тотуны шулай ук тыйган, гәрчә аның Куинс идән астында экзотик хайваннар тупламасы булган. Шулай да, Шри Чинмойның Һинд дине буенча гаилә тормышы һәм йорт хайваннары турында китаплары бар һәм бөтен дөнья буенча 7000 тарафдар Чинмой белән очрашканнар һәм төрле тәҗрибәләр кичергәннәр. [72] 2007 елда Чинмой 51 Исландия Парламенты әгъзасы тарафыннан Тынычлык өчен Нобель премиясенә тәкъдим ителгән булган,[73][74] Канада профессоры,[75] һәм шулай ук Чех профессорлары тәкъдим иткәннәр.[76] Еллар буенча Чинмой Михаил Горбачев, Нельсон Мандела, Ана Тереза һәм Дэзмонд Туту белән дус булган.[77][78] Шулай ук ул Борис Гребенщиков белән очрашкан булган. Чинмой йөрәк приступыннан үзенең йортында, Ямайка, Куинста, Нью-Йоркта 2007 елның 11 октябренда үлгән. Михаил Горбачёв язганча, аның үлеме "бөтен дөньяны югалту" булган һәм "безнең йөрәкләрдә ул һаман тормышын тынычлыкка багышлаган кеше булып калган."[7] ТәгълиматыЧинмой өйрәтүе буенча тиз рухи прогресс мәхәббәт, тугърылык һәм буйсыну юлы буенча барып эшләнергә мөмкин булган.[26][79][80][81][82] Ул илаһи мәхәббәтне үзеңне тәкъдим итү һәм киңәйтү буларак тасвирлаган.[80][83] Бу мәхәббәт һәм Ходайга тугърылык практикасы Бхакти Йога буларак мәгълүм.[21][84] Чинмой шулай дип раслаган: "Без барыбыз да эзләүчеләр, безнең максат шул ук: эчке рухка ия булырга, яктылык һәм шатлыкка ия булырга, Чыганак белән аермасыз булырга, һәм чын канәгатьләндерү тулы тормыш алып барырга."[85] Чинмой тәгълиматының интеграль элементы ул ‘үз-трансценденция’. Үз-трансценденция – ул яңа максатка ия булу һәм элекке мөмкинчелекләрдән һәм чикләрдән өстен булырга һәм яхшырак кеше булырга, ә бөтен дөнья белән көч сынашмаска. Чинмой ышануынча без барыбыз да рухта чикләнмәгән.[86] Чинмой үз фәлсәфәсен тормышны кабул итү дип аңлата. Яхшы ниятне һәм илһамлануны уртаклашып дөнья трансформацияләнергә һәм тынычлыкка ия булырга мөмкин.[87] Ул өйрәнчекләреннән вегетариан диетаны тотарга, наркотиклар, шул исәптән, алкоголь кулланмаска сораган,[88] һәм ул саф һәм целибат тормышны алып барган.[5][60] Гәрчә Һинд дине йогынты ясаса да, аның юлында төрле килеп чыгышлы халыкара җәмәгать эзләүчеләрен берләштергән.[89] МедитацияЧинмой медитация өчен төрле техникалар өйрәткән, бигрәк тә тынычландыру һәм акылга тынлык китерү, акылның фикерләрен сафландыру һәм рухи йөрәктә медитацияне өйрәткән. Чинмой аңлатканча, акылыңны ун яки унбиш минут тыныч тоткач яңа тәҗрибә алырга була һәм бу рухи прогресска китерәчәк.[90] Чинмой киңәш иткәнчә иртүк тыныч атмосферада медитация эшләргә кирәк, көн саен эшчәнлекне башлаганчыга кадәр. Иртәнге өч һәм дүрт арасында Ходай Сәгате, Брахма Мухурта, көнбатыш торыш стилендагы соңрак торуга туры килмәгәнгә күрә, Чинмой тарафдарларына иртәнге җидегә кадәр медитация эшләргә кушкан. Чинмой өйрәтүе буенча дога кылу да, медитация дә әһәмиятле, әмма нәтиҗә төрле була. Дога ул Ходайга күтәрелү процессы һәм аның белән сөйләшү һәм медитация ул акылны тынычландыру процессы шулай итеп Ходай безне уратып безнең белән бергә булырга мөмкин.[91] Шулай ук ул рухи язмаларны уку һәм рухи җырлау медитациягә әзерләнү өчен әһәмиятле һәм медитация практикасыннан соң медитатив кәефтә калу өчен әһәмиятле дип өйрәткән.[92] Чинмой ышануынча йөгерү һәм физик фитнес рухи тормыш өчен ярдәм дип ышанган һәм тарафдарларын көн саен йөгерергә илһамландырган.[93] Чинмой йөгерү өстенлекләренә тәнне таза тотарга һәм акылны чистартырга ярдәм иткән дип әйткән; аның сиземләве буенча бу тышкы медитация төре булган.[94] Берләшкән Милләтләр1970 елда Чинмой Берләшкән Милләтләрдә атнасына ике мәртәбә Берләшкән Милләтләр делегатлары, персоналы һәм Хөкүмәтнеке булмаган вәкилләр өчен медитацияләр башлаган.[95] 1976 елда ул раслаганча, "Берләшкән Милләтләр фикерләре универсаль тынычлык һәм универсаль туганлык, һәм Берләшкән Милләтләр идеаллары ул дөнья гаиләсе белән берлек һәм йөрәктә берлек."[96] Күп Берләшкән Милләтләр хезмәткәрләре һәм дипломатлары, илчеләр һәм АКШ Конгрессы әгъзалары, төрле диннәр вәкилләре килгән медитацияләрне 37 ел уздыргач Чинмойга үлеменнән соң Нью-Йорк Берләшкән Милләтләр штаб-квартирасында ихтирам күрсәтелгән булган.[97] Берләшкән Милләтләрдә церемония дәвамында Берләшкән Милләтләр Сәркатип-Генерал У Тхантның кызы Дау Эйе Эйе Тхант чыгышында шулай дип әйткән:
Ышану![]() Чинмой тәгълиматының интеграль өлеше булып башка юлларга һәм диннәргә ихтирам булып тора. Чинмой язганча:
Чинмойның эчке ышану гармонияне алга сөрү маташулары нәтиҗәсендә ул Чикагога 1993 елда Дөнья Диннәре Парламентына чакырылган булган[100] һәм шулай ук тын медитация белән Барселонага (2004)[101] 2004 ел Ачу Медитация дәверендә ул шулай дип әйткән: "Минем ачу медитациясе дәверендә мин барлык диннәрнең берлеге турында дога кылам."[102] Чинмой әйткәнчә, гәрчә ул Һинд дине традициясендә тәрбияләнсә дә, ул аның бердәнбер дине “Ходайга Мәхәббәт” булган дип сизгән.[95] СәнгатьләрРәсемнәр![]() Чинмой рәсем ясауны Канадага, Оттавага визиты вакытында башлаган. Ул үзенең эшен "Джһарна Кала" дип атаган, бу Бенгаль телендә "фонтан сәнгате" дигәнне аңлаткан. Чинмойның сәнгать эшләре универсаль берлек һәм универсаль тынычлык темалары тарафыннан илһамландырылган.[24][103] Аның абстракт рәсемнәре акрил белән һәм карандашлар белән ясауның катышмасы булып тора. Чинмой уникаль спонтан мистик стильдә ясау өчен күп губкалар, пумалалар, һәм буяулар куллланган, күп дәрт, көчле хәрәкәт һәм ритм керткән. Чинмой әйткәнчә ул рәсем ясаганда аңа эчке илһам яки шунның артыннан бару өчен “нур” бирә торган медитация тынычлыгыннан спонтан барлыкка китерү агымын таба дип әйткән. 1991 елның декабрендә Чинмой яңа сәнгать сериясен башлаган, ул “Җан Кошлары”ның “Хыял-Тынычлык-Кошлар” дип аталган яңа серияне башлаган. Кош рәсемнәре еш скетчлар гына, анда я бер кош, я йөзләрчә кошлар бар. Җан кошлары рәсемнәре, Чинмой раслаганча, хөррият өчен йөрәк җырлавының символы.[104][105][106] Аның сәнгате Парижда Луврда күрсәтелгән булган, Парижда ЮНЕСКО офисларында, Лондонның Виктория һәм Альберт Музее, Лондонда Молл Галереясында, Санкт-Петербургта Заманча Сәнгать Музеенда, Нью-Йоркта Джон Кеннеди исемле халыкара һава аланында күрсәтелгән.[107][108][109][110] ![]() МузыкасыТарафдарлары буенча, Чинмой меңнәрчә кыска музыка композицияләр язган, алар күбесенчә Бенгаль теле һәм Инглиз теленә бәйле.[7] Боларның күбесе online рәвештә Creative Commons лицензиясе астында Шри Чинмой Җырлары буларак нәшер ителгән (шигырьләр һәм музыка)[111] һәм Radio Sri Chinmoy (аудио).[112] Ул Ямайкада ике альбом чыгарган, Studio One өстәмә ярлыгы, бу Порт-О-Джемда.[113][114] 1976 елда Чинмой Folkways Records-та Music for Meditation дигән медитатив альбом чыгарган.[115] Чинмой шулай ук дөнья буенча тынычлык концертлары биргән, мәсьәлән, Патша Альберт Залында, Нью Йоркның Линкольн Үзәге һәм Карнеги Залы, Токионың Ниппон Будоканы, Парижның Лувры, һәм Сидней Опера Йортында[7] Чинмой концертларында күпсанлы музыка коралларында уйнаган, шуларга флейта, эсраҗ, пианино, виолончель һәм башка Көнчыгыш һәм Көнбатыш музыка кораллары керә.[116] ШигъриятеШри Чинмой буенча, Чинмой 1300-дән күбрәк китап язган, аларга 120 000 шигырь кергән.[56][117] Бу шигырьләрнең күбесе афоризмнар – кыска, ләкин тулы рухи шигырь яки юллар, мәсьәлән, "We are all truly unlimited, if we only dare to try and have faith."[118] Чинмой озынрак классик стильдәге шигърият тә, бастырып чыгарган.[119][120] 2001 елда Чинмой шигырьләрен Берләшкән Милләтләрендә укыган бу Берләшкән Милләтләр чарасы иде - "Шигърият аша Мәдәниятләр арасында диалог".[121][122] 2010 елның 11 сентябрендә, Чинмойның өч шигыре Нью-Йорк Губернаторы Дэйвид Патерсон тарафыннан 9/11 9-ынчы ел хатирәсе итеп укылган.[123] Чинмойның илһамлы язуына күпләр ихтирам күрсәткән, шуларга Архиепископ Дэзмонд Туту керә, ул шулай дип язган: "Минем кадерле дустым Шри Чинмой тарафыннан язылган бу хикмәтнең татлы асылташлары вакытка чыдам илһамландыру, мәхәббәт һәм яхшылык хакыйкатьләре. ... Бу бүлекләр безне нык торучы өмет һәм тормышка энтузиазм белән тулыландыра."[124] Атлетик күнегүләреЙөгерү1977 елда Шри Чинмой Марафон такымы нигезләнгән булган; аңа йөгерү, йөзү һәм дөнья буенча велосипедта йөрү чаралары кергән, һәм шулай ук ультрамарафоннарны йөгерү.[125][126][127][128][129] Аның алдан килүчесе 1976-ынчы елда Хөррият Факелы йөгерүе торган, монда 33 йөгерүче 7 атнада 50 штат буйлап 8800 миля йөгереп Америка Кушма Штатларының эстафета йөгерүен башкарганнар.[130] Бу концепция 1987 елда киңәйтелгән булган һәм Шри Чинмой Берлек Ватан Йөгерүе булып киткән.[131] Тынычлык Йөгерүе гадәттә һәр ике ел үткәрелгән, һәм беренче мәртәбә 1987 елның апреленда Нью-Йорк шәһәрендә Дөнья Сәүдә Үзәге (1973–2001)ндә башланган.[30] 1985 елда Чинмой, Оксфорд Мэры белән, беренче "Шри Чинмой Тынычлык Миля"сын ачкан.[132] Хәзер бөтен дөнья буенча күпсанлы "Тынычлык Милялары" бар.[133] Чинмойның күп тарафдарлары көн саен сәламәтлек өчен һәм физик фитнес өчен йөгергәннәр. Чинмой үзе тезе җәрәхәтләнү кадәр 60 яшенә кадәр йөгергән; шуннан соң ул тенниска һәм авырлык күтәрүгә игътибар биргән.[134] Чинмой шулай ук 6- & 10-көнлек Үз-Транценденция Йөгерүен башлаган, ул һәр апрель Куинста булган, шулай ук Нью-Йорк Таймс тарафыннан 3100 Миля Үз-Трансценденция Йөгерүе "Эверест Тавы ультрамарафоны" буларак тасвирланган.[135] Йөк күтәрүе![]() Чинмой йөк күтәрүне 1985 елда, 54 елында башлаган. Аның йөк күтәрүенә көч һәм сәләтләренә чакыру ясау өчен объектлар һәм механизмнар рәте кергән. Йөк күтәрүендә публикага мөрәҗәгате әгәр дә берәү акыл чикләрен читкә куеп торса, нәрсәгә ирешер икәне турында булган.[5][136] Элеккеге Мистер Галәм, Билл Пэрл, Чинмойның күргәзмәләрендә Церемонияләр Остасы буларак эшләгән. 1999 елында Чинмойның авырлык күтәрү күргәзмәләрендә Билл Пёрл шулай дип язган: "Бүген Сез көчнең кайбер гаҗәеп хасиятләрен күрерсез – боларны мин үзем, ә мин индустриядә илле биш ел булдым – эшли алмас идем."[137] Чинмой әйткәнчә аның йөк күтәрергә мотивациясе башкаларны илһамландыру булган, бигрәк тә картрак кешеләрне. 2006 елда ул шулай дип раслаган, "Әгәр дә мин бу дөньяда берәр кешене илһамландыра алсам, шул вакытта минем тормышым мәгънәле булыр иде. Минем йөк күтәрүе белән, мин кешеләрне илһамландыру өчен үз физик көчемне тәкъдим итәм."[138] 1998 елда 'Берлек Йөрәге белән дөньяны күтәрү' программасы белән, Чинмой платформадагы торучы кешеләрне илһамландырып күтәргән. Чинмой үз мотивациясен шулай дип тасвирлаган – мин аларны казанашларын хуплыйм дип күрсәтер өчен күтәрдем.'[139] Ул күтәргән 7000 кеше арасында: Нельсон Мандела,[140] Дэзмонд Туту, Мөхәммәт Али, Стинг, Эдди Мерфи, Сюзан Сарандон, Роберта Флак, Йоко Оно, Джефф Голдблум, Ричард Гир һәм Һелен Һант кергән.[29][141] Шулай ук егерме Нобель лауреаты һәм сумо көрәшчеләре такымы күтәрелгән булган.[7] 2011 елның апреленда, Чинмойның йөк күтәрү турында документаль фильмы чыккан, ул Challenging Impossibility (“Мөмкин булмаганга чакыру”) дип аталган һәм Трибека Фильм Фестиваленда күрсәтелгән булган.[142] Техас Университеты кинезиология профессоры Терри Тодд ул Чинмой күтәрә алам дип раслаган йөк тибын дөрес күрсәтмәгән дигән нәтиҗәгә килгән.[61][143] БүләкләрБүләкләренең кыскартылган исемлегенә түбәндәгеләр керә:
Әдәбияты
Шигърияте
Пьесалары
Шулай ук карагызИскәрмәләр
Тышкы сылтамаларШри Чинмой тарафдарлары сайтлары
|
Portal di Ensiklopedia Dunia