Чепья районы
Чепья районы (рус. Ципьинский район) — 1938 елдан 1958 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Балтачан Төньякка 20 чакрым ераклыкта, Татарстанның Төньяк-Көнбатышында урнашкан. Административ үзәк - Чепья авылы. ТарихЧепья районы территориясе 1921 елга кадәр район Казан губернасының Казан өязендә һәм Нократ губернасының Малмыж өязе Чепья вулысында, 1921 елдан 1924 елга кадәр Арча кантоны Чепья вулысында, 1924 елдан 1930 елга кадәр Арча кантоны Арбур вулысында, ә 1930 елдан 1938 елга кадәр Балтач районында урнашкан. 1938 елның 4 августында Балтач районыннан бүленеп чыгару юлы белән барлыкка килә. 1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Казан өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла. 1958 елның 16 июлендә Чепья районы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Балтач районына тапшырыла. Административ бүленеш1948 елның 1 гыйнварына районда 77 торак пункты, 23 авыл советы булган: Арбур, Әтнә, Борнак, Югары Субаш, Дорга, Комаров-Завод, Кугунур, Кургем, Нөнәгәр, Пыжмара, Сәрдек, Сизнер, Смәил, Урта Көшкәт, Иске Көшкәт, Иске Торҗа, Иске Чепья, Түнтәр, Улисьял, Чепья, Чутай, Шеңшеңәр һәм Шода. Район терристориясе 520 км² тәшкил иткән. Халык1939 елда халык саны 24851 кеше тәшкил иткән, шул исәптән татарлар - 71,2%, удмуртлар - 24,2%, руслар - 3,4%.[1] Шулай ук карагыз
Сылтамалар
Чыганаклар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia