Фәйзулла Әминов
Фәйзулла Әминов, Фәйзулла Фәйзрахман улы Әминов (1948 елның 16 марты, ССРБ, РСФСР, Ленинград) — китап бизәүче рәссам, нәкышче, педагог. Санкт-Петербургның рәссамнар берлеге, А. Куинджи исемендәге акварельчеләр җәмгыяте [1] идарәсе, 2002 елдан «АРТ-ЭГО» иҗат төркеме әгъзасы
Тәрҗемәи хәле![]() Пермь сәнгать галереясе 1948 елның 16 мартында Ленинградта рәссам Фәйзрахман Әминов гаиләсендә туган. Әнисе Рәбига, энесе Фәһим. Әби-бабалары чыгышлары белән Тау ягыннан (әтисе ягыннан бабасы Габдрахман Танай, әтисе ягыннан әбисе Зиһнекамал Кече Кайбыч авылларыннан). 1959 елдан 1966 елга кадәр И. Е. Репин исемендәге сәнгать, скульптура һәм архитектура институты каршындагы урта сәнгать мәктәбендә (хәзерге Б. В. Иогансон исемендәге академия сәнгать лицее) укый. 1967 елдан 1974 елга кадәр И. Е. Репин исемендәге институтның графика факультетында укый (җитәкчесе профессор М. А. Таранов). 1974 елдан башлап рәссам-иллюстратор сыйфатында «Нева», «Аврора», «Костер», «ХВЗ» журналлары белән хезмәттәшлек итә, шулай ук Санкт-Петербург һәм Россия нәшриятларында матур һәм балалар әдәбияты китапларын бизи. Балалар һәм олылар өчен 50 дән артык китапка рәсем ясый. 1991 елда Вена шәһәрендә (Австрия) «Невский Палас» кунакханәсен бизәү өчен булган конкурста ота. 1992 елда кунакханәне бизәү өстендә эшләп, 300 акварель белән һәм 12 майлы буяу белән ясалган картина, шулай ук АВУ (Австрия) төзелеш фирмасы офисы өчен 50 акварель һәм 10 майлы буяу белән ясалган картина иҗат итә. 1974 елдан башлап, Бөтенсоюз, Санкт-Петербург һәм чит ил күргәзмәләрендә катнаша. 2001 елда «Мехико-Россия-Акварель» Халыкара күргәзмәсендә («Манеж» үзәк күргәзмә залы, Санкт-Петербург) катнаша. 2005 елда Халыкара акварель күргәзмәсендә «Раштуа алдыннан төн» дип аталган эше «юеш акварель техникасында иң яхшы эш» буларак диплом алган. Литография, акварель, майлы буяу техникасында эшләүне өстен күрә. Яраткан темалары: балет, пейзаж, натюрморт. Эшләре Дюссельдорф шәһәре пинакотекасында, Заманча сәнгать музеенда («Манеж» үзәк күргәзмә залы, Санкт-Петербург), шулай ук Алмания, Франция, Финляндиянең шәхси коллекцияләрендә урнашкан[2]. Укытучылык эшчәнлеге
Шәхси күргәзмәләре
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia