Урай мәчете (ХМАО)

Мәчет
Урай мәчете
Ил Россия
Шәһәр 628284,
Төмән өлкәсе, ХМАО, Урай, Көньяк ур., 2/1
Дин Ислам
Мәхәллә ХМАО МДН / мәхәллә 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам
Бина төре манарасы бина янәшәсендә
Төп даталар:
2005 ― гыйбадәт йорты ачылу
2014 ― яңа мәчет ачылу
Халәте гамәлдә

Урай мәчете (рус. Мечеть города Урай ХМАО) ― Россия Федерациясе субъекты Хант-Манси автономияле округының Урай шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы округ Диния нәзарәтенә керүче җирле мөселман җәмгыяте (мәхәллә) карамагында.

Урайда (1965 елдан шәһәр) 2010 елгы җанисәп буенча 41 488 кеше, шулар эченнән этник мөселманнар: азәрбайҗаннар 259 кеше, башкортлар 740 кеше, казакълар 53 кеше, кыргызлар 10 кеше, комыклар 13 кеше, лезгиннар 243 кеше, ногайлар 7 кеше, таҗиклар 54 кеше, татарлар 2 525 кеше, төрекләр 8 кеше, үзбәкләр 187 кеше, чеченнар 33 кеше яшәгән[1]..

Тарих

Җирле мөселман дини оешмасы (мәхәллә) 2000 елның 28 апрелендә юридик затларның бердәм дәүләт реестрында теркәлгән[2].

Урай мөселманнары күп еллар дәвамында мәчет төзүне сорап килә. 2005 елда мөселманнар өчен ачылган гыйбадәт йорты (хәзер ул бина яңа мәчет территориясендә калган) бәйрәм намазларына килгәннәрнең уннан бер өлешен дә сыйдыра алмаган [3], шуңа күрә намаз укучылар җиргә тезләнеп дога кылган[4].

Урай шәһәренең яңа Җәмигъ мәчете округ хөкүмәте һәм «ЛУКОЙЛ» нефть компаниясе арасындагы килешү кысаларында төзелгән. Ул 2014 елның 13 сентябрендә ачылган[5][6]. Тантанада Ханты-Манси автономияле округы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе – Югра мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, Югра шәһәрләре имамнары, шәһәр башлыгы Алексей Забозлаев, «Урайнефтегаз» сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Олег Зацепин катнашкан[7]. «ЛУКОЙЛ» ПАО президенты исеменнән мәчеткә Коръәннең борынгы басмасы бүләк ителгән[8]. Урай мөселманнары 2014 елгы Корбан бәйрәмен яңа ачылган мәчеттә билгеләп үткән.

Бина

Мәчет ике катлы, гөмбәзе һәм манарасы бар. Ир-атлар өчен керү урыны сул якта каралган, хатын-кызларның уң якта аерым керү урыны бар, алар баскычтан икенче катка күтәреләләр. Мәчеттә намаз уку өчен барлык шартлар да каралган: киенү бүлмәсе, дәресләр өчен кабинет, юыну урыннары, ярымай рәвешендәге балконы бар. Зур намаз залының мәйданы 200 кв. метр. Иске бинада уку сыйныфлары һәм имам кабинеты урын алган.

2022 елда «Лукойл» ярдәмендә («Урайнефтегаз» ТПП) мәчет ишегалдында, вафат булган мөселманнарны, барлык ислам таләпләрен үтәп, соңгы юлга озатуны оештырып була торган аерым ритуаль бина төзелгән[9].

Җитәкчелек

2020 елның 11 февраленнән имам-хатыйб хаҗи Әгъләм улы Абдулхәлим (Хәлим) хәзрәт Газизов[10].

Бәйрәм намазларына мәчеткә 800 дән артык мөселман килә.

Искәрмәләр

  1. ВПН том 3. Таблица 4. Население по национальности и владению русским языком по городским округам и муниципальным районам Ханты-Мансийского автономного округа — Югра. әлеге чыганактан 2013-12-24 архивланды. 2013-12-31 тикшерелгән.
  2. ММРО города Урая. audit-it.ru
  3. Благодаря нефтяникам в Урае открылась новая мечеть. АиФ Югра, 24.09.2015(рус.)
  4. На западе Югры осенью откроется первая мечеть. IslamNews, 31.03.2014
  5. В городе Урай открыта Соборная мечеть. Архивная служба Югры, 13.09.2024
  6. Традиции мечети. Соборная мечеть. Спектр г. Урай Вконтакте, 17.04.2023
  7. Соборная мечеть города Урай в Ханты-Мансийском автономном округе. GoRu
  8. Депутаты Думы города Урай Ильмир Анваров и Илдар Гайсин в рамках депутатского контроля посетили соборную мечеть Урая. Дума города Урай, 15.09.2023
  9. Обновление соборной мечети города Урая. Наши города, 10.06.2022
  10. Газизов Халим Аглямович

Сылтамалар

 

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia