Төньяк Осетиядә исламТөньяк Осетиядә ислам — Төньяк Осетия — Алания Республикасы диннәренең берсе. Осетиннарның күпчелеге — христианнар (күбесенчә Православие динен тотучы) һәм үз диннәрен тотучылар, рәсми бәяләүләр буенча, Төньяк Осетия-Алания халкының 30 проценты — мөселманнар (күбесенчә сөнниләр)[1]. ТарихИслам диненең осетиннар арасында таралуы турында иң борынгы язма истәлекләрнең берсенең авторы — грузин тарихчысы, географы Вахушти Багратиони. Ул ислам динен тотучы осетин феодаллары турында хәбәр итә, шул ук вакытта крестьяннарның төп өлеше христиан динен тоткан. XVIII гасырның икенче яртысында осетиннарның барлык аристократ гаиләләре диярлек һәм аларга бәйле катламнар Исламның дини-этик нормаларын үтәгән[2]. XIX гасырда Төньяк Осетиядән меңләгән осетин-мөселманнар Төркиягә күчеп китә һәм авыллар барлыкка китерә. Диннәре ягыннан барлык мөһаҗирләр дә диярлек сөнни мөселманнар булган[3]. Совет чорында Төньяк Осетиядә мөселман руханилары тулысынча юкка чыгарылган. 1985 елның 28 февралендә Дин эшләре буенча совет рәисе Константин Харчев КПСС Үзәк Комитетына Төньяк-Осетия АССРда бер генә мөселман берләшмәсе дә булмавын хәбәр итә[4]. 2016 елның 17 мартында узган мөселманнарның бишенче корылтаенда Хаҗи-Морат Харум улы Гацалов ачык тавыш бирү юлы белән Төньяк Осетиянең яңа мөфтие итеп бертавыштан сайлана[5]. 2012 елның 26 декабрендә мөфти урынбасары Ибраһим Солтан улы Дударов үтерелә[6]. 2014 елның 16 августында мөфти урынбасары, Владикавказ җәмиг мәчете имамы Рәсүл Магомед улы Гамзатов үтерелә[7]. Ислам тарафдарлары саныОсетиннар арасында мөселманнарның өлеше 15 % ка якын тәшкил итә[8]. Гадәт буенча, мөселманнарның күбесе дигорлар дип исәпләнә[9]. Әмма тарих фәннәре докторы Р. С. Бзаров фикеренчә, осетин мөселманнарының күпчелеген Төньяк Осетиянең көнчыгышында яшәүче хәзерге Яр буе һәм Киров районнары ироннары тәшкил итә[10]. Төньяк Осетиянең элеккеге мөфтие Дзанхот-хаҗи Хекилаев бәяләвенчә, Октябрь революциясенә кадәр мөселманнар Осетиядәге дин тотучыларның гомуми саныннан 40 % ны тәшкил иткән[11]. Кайбер бәяләр буенча, осетиннар арасында мөселманнарның өлеше 30-40 % тәшкил итә[11][12][13] Мәчетләр1910 елда хәзерге Төньяк Осетия территориясендә 35 мәчет эшләгәне билгеле[14]. Совет чорында барлык мәчетләр дә диярлек ябылган яки башка социаль объектларга үзгәртеп корылган. Кайбер мәчетләр җимертелгән. 1980-еллар ахырында элек ябылган мәчетләрне торгызу башлана. 2015 елга республика территориясендә түбәндәге мәчетләр эшләп килә:
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia