Моздок, Мәздәк[3] (осет. Мæздæг (info), рус. Моздок) — Төньяк Осетия республикасындагы шәһәр, Моздок районының админитратив үзәге.
Халык саны — 38 748 кеше.[4]
География
Шәһәр Терек-Кума түбәнлегенең көньяк кырыенда, Терек елгасының сул ярында, Владикавказдан 92 километр төньяктарак урнашкан. Тимер юл станциясе, автомобил юллар төене.
Исем чыганагы
«мэз дэгу» сүзләре чиркәсчәдән "кара урман" дигәнне аңлата.
Тарих
Шәһәр рус табигълыкка күчкән һәм праваслау динен кабул иткән кабарда кенәзе Кургока Кончокин (чукынганнан соң — Андрей Иванов) тарафыннан 1763 елда ныгытма буларак нигезләнгән.
1785 елдан — Кавказ наместниклыгының өяз шәһәре. 1822 елдан — Кавказ (1847 елдан — Ставрополь) өлкәсненең Моздок өязе үзәге. 1863 елда Терек өлкәсе составына күчерелә. 1897 елда — Терек өлкәсе Пятигорск округының өяз үзәге булмаган шәһәр.
19-20 гасырла рубежында — бистә, 1920-еллардан яңадан шәһәр. 1944 елда Ставрополь крае составыннан Төньяк Осетияга күчерелә.
Бөек Ватан сугышы барышында (1942 елның 25 августы) шәһәр алман-фашист гаскәрләре тарафыннан басып алына. 1943 елның 3 гыйнварында азат ителә.
Халык
Милли состав
Милләт |
1897[6] |
1926[12] |
1959[13] |
1970[14] |
1979[15] |
1989[16] |
2002[17] |
2010[18]
|
руслар |
48,6% |
58,2% |
75,8% |
71,2% |
70,7% |
66,7% |
62,7% |
58,1%
|
осетиннар |
7,4% |
4,7% |
4,5% |
6,6% |
6,4% |
7,0% |
7,7% |
9,3%
|
комыклар |
0,6% |
-,-% |
-,-% |
1,0% |
1,4% |
2,2% |
4,6% |
7,1%
|
әрмәннәр |
24,9% |
16,1% |
6,7% |
5,6% |
5,5% |
5,1% |
6,1% |
6,2%
|
чеченнар |
0,0% |
-,-% |
-,-% |
-,-% |
-,-% |
-,-% |
4,2% |
3,5%
|
кабардалылар |
2,9% |
2,3% |
1,9% |
2,2% |
2,5% |
3,0% |
3,2% |
3,2%
|
төрекләр |
0,4% |
-,-% |
-,-% |
-,-% |
-,-% |
-,-% |
0,9% |
2,0%
|
украиннар |
3,8% |
5,2% |
5,2% |
4,8% |
4,1% |
4,2% |
2,2% |
1,5%
|
Икътисад
Азык-төлек сәнәгатенең ширкәтләре: иткомбинат, сөт заводы, сыра капйнату заводы, шәраб заводы.
Гардиналар фабрикасы, кирпеч заводы.
Шәхесләр
Искәрмәләр
- ↑ ОКТМО
- ↑ Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2023 года (с учётом итогов Всероссийской переписи населения 2020 г.) — Росстат, 2023.
- ↑ Имлә сүзлеге, 1928
- ↑ 4,0 4,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-12-10
- ↑ 5,0 5,1 5,2 http://www.mojgorod.ru/r_sevosetia/mozdok/
- ↑ 6,0 6,1 http://demoscope.ru/weekly/ssp/emp_lan_97_uezd.php?reg=513"
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ http://www.ethno-kavkaz.narod.ru/rnnossetia.html
- ↑ http://www.ethno-kavkaz.narod.ru/mozdok59.html
- ↑ http://www.ethno-kavkaz.narod.ru/mozdok70.html
- ↑ http://www.ethno-kavkaz.narod.ru/mozdok79.html
- ↑ http://www.ethno-kavkaz.narod.ru/mozdok89.html
- ↑ http://www.ethno-kavkaz.narod.ru/mozdok02.html
- ↑ Том4. Таблица 4. Национальный состав РСОА по муниципальным образованиям по переписи 2010 года., archived from the original on 2013-08-19, retrieved 2013-12-10
Тышкы сылтамалар
|