Туймазы хәбәрләре
Туймазы хәбәрләре - татар телендә Башкортстанның Туймазы районында һәм Туймазы шәһәрендә нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый - сәяси газетасы. Атнага дүрт тапкыр чыга. русча «Туймазинские вести» гәҗите , айга 1 тапкыр башк. «Йәнтөйәк» (Кече Ватан) кушымта - гәҗите чыга. Гомуми тираж – 17 000 данә.[1] Тарих1930 елда Туймазы районы оештырылгач[2], 29 ноябрьдә «Ленин юлы» исеме белән татарча район гәҗите нәшер ителә башлый. Башкортстандагы беренче 4 район гәзитенең берсе.[3] Атнага 1 150 данә тираж белән чыккан [4]. 1934 елга 3 000 тираж җыя. Газетаның оештыручысы һәм беренче мөхәррире - Баязит Дим (Баязит Баянов), җаваплы сәркатибе Баязит Бикбай була.[5] Газетада шул вакытта Рәшит Нигъмәти дә эшли.[6] Газетада Тимер Арслан эшләп ала. Туймазыга килгәндә Муса Җәлилнең газета редакциясендә булуы мәгълүм. Русча нөсхәсендә Евгений Столяров (соңыннан Башнефть башлыгы) эшли. 1931 елда район гәҗите Бүздәк, Бакалы районы халкына да таратыла башлый.[7] 1938 елның 29 августыннан 1 000 данә русча «Путь Ленина» чыга башлый. 1956 елның июлендә гәҗитләрне «Ленин юлы» / «Путь Ленина» исемендә берләштерәләр. Районнарны эреләндерү сәясәте вакытында «Ленин юлы» гәҗите республика гәҗите статусын алып Октябрьскида нәшер ителә. 1965 елның гыйнварыннан русча «Ленинский путь» / татарча «Ленин юлы» исеме белән чыга. 1993 елның гыйнварыннан «Туймазы хәбәрләре» / «Туймазинский вестник» исемен ала. 2006 елдан башк. «Йәнтөйәк» (Кече Ватан) кушымта - гәҗите чыгарыла. БүгенБашкортстанның «Туймазы хәбәрләре – Туймазинский вестник» мөхәрририят - нәшрият комплексы дәүләт унитар оешмасына мөхәрририят, басмаханә, дизайн үзәге, гәҗиткә яздыру һәм тарату хезмәтләре, 2 сәүдә ноктасы керә. Тиражы 16 меңнән арта – республиканың шәһәр һәм район гәҗитләре арасында иң югарылардан. Бүләкләре
ФикерГөлназ Ермохина(баш мөхәррир): «Һәр атнада мөхәрририят киңәшмәсендә туймазылыларның нинди шатлык - борчулары булуын, аларның беренче чиратта нинди сорауларга җавап көткәнен ачыкларга тырышабыз. Киңәш - сораулары белән булышкан укучыларыбызга без бик рәхмәтле.» Укучы: «Гәҗиттән халык һәрвакыт хакимияттән риза булган Совет заманы исе килә. Гәҗиттә «кичәге көн» артык күп. Пенсиядәгеләр җилкәсендә һәм реклама белән генә «киләчәк»кә барып булмый, яшьләр темасын көчәйтергә кирәк. Гәҗитне внедорожник белән чагыштырсаң, ат көче зур, тик барлык куәтенә генә бармый [9]» Чыганаклар
Моны да карагызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia