Тимерша Соловьёв
Тимерша Саллави (Тимерша Салаватулла улы Соловьёв-Шушерминский) (1875-1947) — язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче, «Госмания», «Хөсәения» мәдрәсәләре мөгаллиме, «Чүкеч» журналын һәм «Урал» газетасын чыгаручы. Тәрҗемәи хәле1875 елда Казан губернасы Зөя өязе Әҗәле вулысы Шуширмә авылында туган. Мәрҗани мәдрәсәсендә ун ел дәвамында укыган. Аннары, Мәрҗани киңәшен тыңлап, 1892 елдан рус-татар укытучылар мәктәбендә (Казан Татар укытучылар мәктәбе) укый. Монда Хөсәен Ямашев, Галимҗан Сәйфетдинов, Исхак Казаков, Гафур Әхмәтов, Мөхетдин Корбангалиев, Якуб Чанышев һәм башкалар белем алган. 1896 елда тәмамлаган. Казанның икенче һәм башлангыч татар мәктәбендә, «Госмания» мәдрәсәсендә укытырга керешкән. Өч еллап белем биргән. Аннары Казан губернаторы фәрманы белән эштән куылган. Моңа укытучы Соловьевның «ялгыш фикерләре, Алафузов фабрикасы һәм казна дары заводы эшчеләре арасында тиешсез әңгәмәләр алып баруы» турындагы әләк сәбәпче булган. Ә бу вакытта ул гаилә корган, аның балалары булган. Беркадәр вакыт Түбән Новгородта Әхмәт Хөсәеновның кунакханәсендә идарәчесе булып эшләгән.[1] Ырынбурдан Әхмәт бай Хөсәенов үзенең конторасына чакырган, кассир эшенә билгеләгән. Әхмәт бай аның хакимият каршында дәрәҗәсе какшауга артык игътибар бирмәгән. Шулай ук хакимият «кирәксез» дип тапкан Харис Фәйзине (композитор Җәүдәт Фәйзи әтисен), бәлшәвик Исхак Казаковны, композитор Александр Ключарев әтисе Сергей Ключаревны да хезмәткә чакырган. «Хөсәения» мәдрәсәсен ачкан. Мәдрәсәгә ярдәм итү өчен вакыф фонды оешкан. Фонд белән җитәкчелек итү тапшырылган. "Чүкеч" журналында "Шуширминский", "Бәддух", "Тимерче", "Сандугач" тәхәллүсләре белән файдаланган.[2] 1933 елдан Алма-Атада банк хезмәткәре булып эшли, 1935 елда пенсиягә чыга. Озак тормый, Мәскәү шәһәрендә урнашкан балалары янына күчеп килә. Тимерша Соловьев, 1947 елның апрелендә, каты авырудан соң, Мәскәү шәһәрендә вафат була». Иҗаты
Чыганаклар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia