Ташкичү мәдрәсәсе
ТарихМәдрәсәдә үз заманының данлыклы дин әһелләре укыганнар һәм укытканнар. 1742—1746 елларда ахун Габдессәлам бине Уразмөхәммәт бине Колмөхәммәт бине Колгура (Габдүш, 1700—1763 елдан соң вафат) мәдрәсә мөдәррисе булып торган[2]. Данлыклы шәкерте (1734—1744 еллар аралыгында) — Батырша (Габдулла Галиев, 1710—1762), 1755—1756 еллардагы Идел-Урал халыклары баш күтәрүе җитәкчесе. Мәдрәсәдә мөдәррис булып 40 елга якын (1821—1856 елларда) Баhаветдин бине Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани (1787—1856) эшли. Шәкертләре арасында — үзенең улы, XIX йөзнең мәшһүр татар галиме, тарихчы, философ һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани (1818—1889). Шиһабетдин Мәрҗани 1838 елда Бохарага укырга киткәнче әлеге мәдрәсәдә дүрт ел укыта. Галерея
Чыганаклар
Әдәбият
Моны да карагызИскәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia