Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар
Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар (مستفاد الاخبار في احوال قزان وبلغار, тат. Казан вә Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр) — тарихи чыганакларга нигезләнеп 1880 елларда иске имләдә язылган Шиһабетдин Мәрҗани хезмәте. ЭчтәлегеКитапта болгар, хәзәр, татар һәм башка төрки халыклар турында мәгълүматлар тупланган. Ике китап итеп бастырыла (1885—1900).[1] Әсәр татарлар өчен иң кыйммәтлеләрдән санала, ул күбесенчә татарлар тарихына багышланган һәм Идел-Урал төбәгенең ислам тарихнамәсе классикасы булып тора. Бу хезмәтнең татарлар тарихын фәнни яктан бәян итүнең башлангыч омтылышы дип танырга мөмкин булган беренче томында автор «татар» этнонимының барлыкка килү проблемаларын, милләт этногенезы тарихын карый. Тикшеренү Идел Болгариясе тарихыннан, «сакалиб», «хәзәр», «болгар», «кыпчак» һ. б. этнонимнар барлыкка килүдән башлана. Аннары Автор Чыңгызхан һәм аның токымнары төзегән барлык дәүләтләрнең формалашуы һәм таркалуы турында эзлекле рәвештә сөйли. Моннан тыш, ул болгарларның һәм соңрак формалашкан татарларның күршеләре белән сәяси мөнәсәбәтләре мәсьәләләрен җентекләп тикшерә. Автор шәхесләр, аерым алганда, Болгар һәм татар галимнәре, аларның хезмәтләре һәм дөнья иҗтимагый фикеренә керткән өлеше турында бик күп кыйммәтле мәгълүматлар бирә.[2] Китапта кулланылган чыганакларны классификацияләп, аларның гарәп, фарсы һәм төрки телләрдә язылганлыгын күрергә була. Әсәрнең бер өлеше башта Русьның, аннары Россиянең барлыкка килү һәм формалашу тарихына да кагыла.[2] Басмалары
Искәрмәләр
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia