Татарстан әзербайҗаннары
![]() Татарстан әзербайҗаннары (әзери. azərbaycanlılar яки әзери. azərilər) — әзербайҗан халкының бүгенге Татарстан Республикасы территориясендә яши торган территориаль төркеме. Таралышы2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы территориясендә әзербайҗаннар саны 9 527 кеше тәшкил итә.[1][2] Күбесенчә Казанда, аннан кала Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Чистай шәһәрләрендә яшиләр.[3] ТарихТатарстан Республикасы Милли архивында Казанда XIX һәм XX гасырлар чигендә яшәүче әзербайҗаннарның үз милли җәмгыяте төзелүе турында мәгълүматлар бар. XIX гасырда җәмгыять тарафыннан танылган әзербайҗан язучысы, сатирик Җәлил Мәммәдкулузадә редакцияләнгән «Молла Насреддин» сатирик журналын пропагандаланган һәм таратылган. Әлеге сатирик журнал Госман империясендә, Урта Азиядә, Идел буенда бик теләп укыган кискен басма була.[3] Татар шагыйре Габдулла Тукайны булачак күренекле сәясәт эшлеклесе, язучы, драматург, азәрбайҗан табибы Нәриман Нәриманов дәвалавы билгеле.[3] Хәзер республикада яшәүче әзербайҗаннарның күбесе Татарстанга СССР чорында, 1980 елларда һәм соңрак күченеп килә башлый. Беренче оешмалары да 1988 елда, Казанда яшәүче студентлар, аспирантлар һәм әзербайҗан диаспорасының башка вәкилләре тарафыннан оештырыла. Ул әзербайҗан, төрек, төркмән һәм кырым татар халыкларына башлангыч биргән төрки халыкларның бер тармагы хөрмәтенә «Огуз» дип аталган.[3] Җәмгыятьнең беренче рәисләре Эльдар Мамедов һәм Мирзалы Алиев яшьләр өчен чаралар үткәрүгә, тарихи ватан белән элемтәләрне ныгытуга, милли традицияләрне пропагандалауга һәм үстерүгә зур игътибар биргәннәр. "Огуз" активистлары яшь татар энтузиастлары белән берлектә 1988 елда Казанда бөтен республика буенча үткәрелә торган Нәүрүз бәйрәмен үткәрүх гадәтен торгызалар.[3] Мәдәният1990 елдан башлап, Казанның әзербайҗан диаспорасы милли-дәүләт һәм дини бәйрәмнәрне - Әзербайҗанның бәйсезлеге көнен, Корбан бәйрәмен, Әзербайҗан һәм татар халыклары тормышында истәлекле даталарны даими рәвештә билгеләп үтә башлый. Ә 1991 елда әзербайҗан җәмгыяте, Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә, элеккеге СССРда беренчеләрдән булып, Бөек Әзербайҗан философы һәм шагыйрь Шейх Низами Гәнҗавиның 850 еллыгына багышланган тантаналы чаралар үткәрә.[3] 1998 елның октябрендә аның әгъзалары Казан шәһәренең әзербайҗаннар милли-мәдәни автономиясен гамәлгә кую турында карар кабул итә. Соңрак Татарстанның эре шәһәрләрендә – Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Чистайда - «Әзербайҗан» ТР автономияләре һәм вәкиллекләре төзелә.[4] Хәзерге вакытта әзербайҗан автономиясе тарихи ватаннары, Россиянең башка төбәкләре һәм дөньяның башка илләре белән тыгызрак элемтәләр урнаштыру буенча эш алып бара. Мәгариф, телне һәм традицион мәдәниятне саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. 1990 еллар азагыннан һәм бүгенге көнгә кадәр Казан шәһәренең «Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе» мәгариф үзәгендә әзербайҗан бүлеге эшли.[4] Татарстанда диаспора тормышын яктырткан, халыкның күренекле вәкилләре, аның тарихы, әзербайҗан мәдәнияте һәм кухнясы, Әзербайҗанның хәзерге тормышы турында сөйләүче «Әзербайҗан» газетасы чыга. Газетаны бушлай тараталар.[4] Искәрмәләр
Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia