Татарстан грузиннары
![]() Татарстан грузиннары (гөрҗ. ქართველები — картвелеби) — грузин халкының бүгенге Татарстан Республикасы территориясендә яши торган территориаль төркеме. Таралышы2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы территориясендә грузиннар саны 1 478 кеше тәшкил иткән.[1][2] Республикада күпме легаль булмаган грузин халкы вәкиле яшәвен төгәл әйтүе кыен.[3] Татарстан грузиннарының 800 кешедән артыгы Казанда яши, аннан кала Яр Чаллы,[4] Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә, Татарстан районнарында яшиләр.[5] 2002 елда Татарстан территориясендә 1753 грузин кешесе яшәве билгеле.[6] Татарстанда грузиннарның саны кимү грузин милләте вәкилләренең ешрак Грузияга күченүләре белән бәйле. Нигездә, Россия гражданлыгы алмаган кешеләр китә. Грузиядән килгән мигрантлар бик аз.[5] ТарихТатарстанда грузиннарның миграцияләре республикада эре сәнәгать төзелеше вакытында, совет чорында барлыкка килә. Грузин диаспорасы, нигездә, индустриаль миграцион агымнарның йогынтысы нәтиҗәсендә формалашкан. Шулай ук студент грузиннар да республикада яши бирә. Совет чорыннан Казан университеты дәрәҗәле вуз дип саналган. Монда, нигездә, студентлар килгән. Укуны тәмамлаганнан соң, грузин студентларының бер өлеше Татарстанда калаган. СССР таркалганнан соң хәл үзгәрә, Грузия бәйсез дәүләткә әверелә, күп кенә грузиннар туган ягына кайтырга тырышканнар.[3] МәдәниятТатарстанда иң күп грузиннар Казанда һәм бераз Яр Чаллыда яши. Автошәһәрдә үз милли-мәдәни автономиясе булган Яр Чаллының грузин җәмгыяте бар.[4] Казанда күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә грузин бүлеге бар, анда грузин балалары һәм катнаш никахтан килгән балалар йөри. Анда алар үзләренең туган телен өйрәнү мөмкинлегенә ия. Якшәмбе көнне алар өстәмә белем бирү сыйфатында грузин теле, әдәбият һәм хореография белән шөгыльләнәләр.Бирелә балалар гына түгел, өлкәннәр дә шөгыльләнә – грузин телен өйрәнергә теләгән кешеләр, Грузиягә еш йөрүчеләр. Алар арасында грузин телен өйрәткән биш кеше бар.[4] Ике балалар бию коллективы бар, анда грузиннар балалары гына түгел, 14 милләт балалары йөри. Бер коллектив якшәмбе мәктәбе каршында, икенчесе – Республика халыклар дуслыгы йорты каршында эшли.[4] Грузин җәмгыяте активистлары 1999 елның июнендә Казан шәһәренең "Иверия" милли-мәдәни автономиясен оештырган һәм теркәгән. 1998 елда Урицкий исемендәге мәдәният сараенда бию коллективы оештырыла, аның составына керүче балалар тәкъдиме буенча "Оцнеба" романтик исеме бирелә, бу исә татар теленә тәрҗемә иткәндә "Хыял" дигән сүз. Грузизинҗәмгыяте Казанның мәдәни тормышында актив катнаша. 2005 елда Казанның «Сиони» грузин милли-мәдәни автономиясен оештыру конференциясе булып уза.[7] Күренекле Татарстан грузиннары
Искәрмәләр
Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia