Тамара Юлдашева
Юлдашева Тамара Ишбулды кызы, Тамара Искәндәрия (10 июнь 1958 ел) — башкорт шагыйре, журналист, һәм тәрҗемәче. 2010 елдан «Акбузат» балалар журналының баш мөхәррире. 1992 елдан Россия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының Язучылар, 2004 елдан Россия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган матбугать хезмәткәре (2012). БиографиясеТамара Юлдашева (кыз фамилиясе Искәндәрова) 1958 елның 10 июнендә Башкорт АССРының (хәзер Башкортстан Республикасы) Ишембай районы Кыявык авылында туган. Янырыр урта мәктәбен тамамлагач, Ишембай трикотаж фабрикасында тегүче булып эшли, 1976-1981 елларда Башкорт дәүләт университеты филология факультетының рус бүлегендә югары белем ала. 1981 елдан алып хәзергәчә, Тамара Искәндәрия җөмһүрият матбугатында һәм мәгълүмать чараларында эшли. «Йәншишмә», «Яшьлек», «Башкортстан» газеталары, Башкортстан радиосы һәм телевидениесе, «Ватандаш», «Башкортстан кызы» журналлары аша халыкка җиткергән сүзе һәр чак саллы, төпле, акыллы, җылы, эчкерсез булуы белән игътибарны җәлеп итә. Әле Тамара Искәндәрия — «Акбузат» балалар журналы баш мөхәррире. Башкортстан Республикасының атказанган матбугат хезмәткәре. Китаплары
Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia