Талха Гыйниятуллин
Талха Гыйниятуллин, Талха Җомабай улы Гыйниятуллин (псевдонимы Анатолий Генатулин, баш. Талха Йомабай улы Ғиниәтуллин, рус. Анатолий Юмабаевич Генатулин, 1925 елның 20 апреле, ССРБ, РСФСР, БАССР, Тамьян-Катай кантоны, Ураз — 2019 елның 7 ноябре, РФ, БР, Учалы) — рус телендә иҗат итүче язучы. БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1990). БР халык язучысы (2010[2]. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1973 елдан). Тәрҗемәи хәле1925 елның 20 апрелендә БАССР Тамьян-Катай кантоны (хәзерге Учалы районы) Ураз авылында туган. Ятим үскән. Ташкәнт шәһәрендә ФЗӨдә укый. Бөек Ватан сугышы елларында1943 елга кадәр Уралда фрезерлаучы булып эшли. 3 ай снайперлар мәктәбендә укый. 1943 елдан фронтның алгы сызыгында. Ленинград янында, Карелия муентыгында сугышларда катнаша. Берничә кат яралана. Җиңүне Алмания җирендә каршылый. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Сугыш беткәч, Украинада хезмәт итә. Армиядән кайткач, Кызыл Ялан ГЭСы төзелешендә эшли. 1955 елдан Мәскәүдә яши[3], авылына кайтып йөри. Соңгы елларында Учалыда яши. 2019 елның 7 ноябрендә 95нче яшендә вафат була[4]. ИҗатыЧиттән торып Мәскәү әдәбият институтын (1966) тәмамлый. 1950-еллар башыннан Э. М. Ремарк, Л. Н. Толстой, А. П. Чехов хикәяләре тәэсирендә сугыш турында хикәяләр яза башлый, ләкин фаҗигане артык ачык тасвирлавы аркасында аларны бастырмыйлар. 1961 елда «Дружба народов» журналында беренче хикәясе басыла. 1969 елда беренче хикәяләр китабы нәшер ителә. Бары тик 1982 елда басылган «Һөҗүм» (рус. Атака) повесте белән генә үзен хәрби темага язучы итеп таныта[5]. Китаплары
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Хәтер2020 елда Башкортстанның халык язучысы Әмир Әминов Талха Гыйниятуллинның тормышы һәм иҗат юлына багышланган «Сит бауыр» (Чужой) дигән әсәр (жанры ― повесть-диссертация) язган. [6] Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia