Сөмбелә (бәйрәм)Сөмбелә (гарәп. سنبله сөнбелә — «башак»[1]) — татарларда көзге көн-төн тигезлеге (22–23 сентябрь), яучылык һәм уңыш бәйрәме. Заманалар, чорлар аша сакланып калып “Сөмбел” “сөнбел-сөнбеләгә”, бүгенге “Сөмбелә”гә әйләнгән. Зодиак календарендә 23 августтан 23 сентябрьгә кадәр вакытны, алтынчы айны Cөмбелә дип тә атаганнар. Гарәпләр йолдыз кебек янып торган кызгылт-сары һәм сап-сары төстәге лалә чәчәген дә һәм күпсанлы вак чәчәкләре башакка охшаган тәлгәшкә берләшеп торучы үсемлекне дә (гиацинт) “сөнбел” дип йөртәләр. Башак — ул үрчем-уңыш белән бәйләнгән, димәк биредә хатын-кыз башлангычы бар дигән сүз. Татарларда Юлиан календаренә кадәр зодиак календарь кулланылган һәм сигезенче ай “Сөмбелә” дип йөртелгән. Бу күренеш мәкальләрдә яхшы сакланган:
Нәүрүз бәйрәме язның башы булса, Сөмбелә көзне түгәрәкләү ае, чөнки бу вакытта урып-җыю эшләре һәм уҗымга сөрү төгәлләнә, ашлык сугылып келәт-амбарларга тутырылган. “Сөмбелә” табыны камыр ашларына бай була, муллык билгесе булган бавырсак пешерелгән. “Сөмбелә” гомер-гомергә уңыш бәйрәме булган. Сөмбелә ул шундый бәйрәм җәйне көздән белдерә. Чыганаклар
Моны да караИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia