Сөембикә ханбикә һәйкәле (Касыйм)
Сөембикә ханбикә һәйкәле (рус. Памятник царице Сююмбике в Касимове) ― Рязань өлкәсе Касыйм шәһәрендә Сөембикә ханбикәгә куелган һәйкәл. 2022 елның 7 июнендә куелган, 10 июньдә ачу тантанасы узган[1][2].
ВакытыҺәйкәл 2022 елда Идел буе Болгары халыклары ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы, Касыйм шәһәренең 870 еллыгы, Касыйм ханлыгының 570 еллыгы уңаеннан урнаштырыла. ТарихСөембикә ханбикә 1553 елда Касыйм ханы Шаһгалигә кияүгә бирелгән булган, соңгы елларын Касыйм шәһәрендә үткәргән [3]. Каршы чыгу
УрыныҺәйкәл Ока елгасы ярында, реконструкцияләнгән һәм ханбикә исеме бирелгән скверда куела [6]. Скверны яңарту һәм тирә-якны төзекләндерү, яшелләндерү эшләрен «Делюкс» Мәскәү төзелеш компаниясе белгечләре башкарган [7]. Сквер Хан мәчете каршында һәм Шаһгали хан тәкыясына якын урында урнашкан. Сквер үзәгендә булачак һәйкәлгә кызыл кирпечтән күтәртмә урнаштырылган. Күтәртмә сигезпочмаклы йолдыз һәм ярымай формасында эшләнгән [8]. ТасвирламаҺәйкәл скверның үзәгендә сигез почмаклы йолдыз рәвешендә ясалган ике катлы пьедесталга, аның өстендәге гранит постаментка куелган. Постамент әйләнәсендә яшькелт-сары таштан ярымай эшләнгән. Бер кулын күкрәгенә куйган ханбикә образында сагыш һәм халкына мәхәббәт чагыла. Башын югары күтәргән төз гәүдәсе аны көчле һәм нык рухлы шәхес итеп күрсәтә. Өч метр биеклектәге һәм 1,5 тонна авырлыктагы скульптура Санкт-Петербург остаханәләрендә бронзадан коелган. Постаментның алгы ягында өстә русча «Казанская царица Сююмбике», аскарак гарәп язуында «Казан ханбикәсе Сөембикә» дип язылган [9]. ПроектӘзерлек эшләре һәм һәйкәлне урнаштыру өчен акчаны Рязань өлкәсе администрациясе, Касыйм шәһәре хакимияте, Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте [10], шулай ук җирле татар җәмгыяте вәкилләре биргән. Проектны Рязань өлкәсе һәм Касыйм шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Бикуев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Рәхмәтуллина (Санкт-Петербург) гамәлгә ашырган [11]. Сөембикәгә һәйкәл кую башында Рязань өлкәсе һәм Касыйм шәһәре татарларының милли-мәдәни төбәк автономиясе рәисе Илдар Бикуев торган. Ул фикердәшләр табып, халыкның хуплавын алып, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән җиде ел элек бу эшне башлап җибәргән. Әлеге идеяне тормышка ашыруда мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдиннең өлеше зур булган [12]. Макет авторларыҺәйкәл макетын Россиянең атказанган рәссамы, сәнгать фәннәре докторы сынчы Вениамин Сидоренко (Санкт-Петербург) һәм Мәскәү дәүләт мәдәният институты профессоры Андрей Губко ясаган. Сынчы Вениамин Сидоренко сүзләренә караганда, Ханбикәнең йөрәк өстенә куелган сул кулы аның Казанга булган мәхәббәтен һәм сагынуын гәүдәләндерә [13]. Ачу тантанасы2022 елның 10 июнендә ачылу тантанасы уза. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия Дәүләт Думасы депутаты, РФ Каһарманы Андрей Красов, Рязань өлкәсе хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Анна Рослякова, Рязань өлкәсе территорияләр эшләре һәм мәгълүмат сәясәте министры Жанна Фомина, Касыйм шәһәре хакимияте башлыгы в.б. Светлана Андреева, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов һ.б. катнаша [14]. Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia