Сор (Байкал култыгы)
Сор — Байкал күленең аннан комлы утраулар — комборыннар белән аерымланган сай сулы култыкларының җирле атамасы. Атаманың килеп чыгышыСор сүзе хант теленнән рус теленә кереп киткән. Сүз, мөгаен, XVII гасырда Байкал тирәсен үзләштерүче рус илгизәрләре тарафыннан географик атама буларак кертелгән. Сор сүзе Об елгасы бассейнында яшәүче русларның Көнбатыш Себер сөйләмнәрендә «култык, боз киткәндә су баса торган урын» мәгънәсендә кулланылган. ТасвирламаХәзерге Байкал күлендә 5 сор бар: Посольское соры (Бурятиянең Кабан районы Посольское авылы тирәсе), Сор-Черкалово (Бурятиянең Кабан районы), Провал (Бурятиянең Кабан районы; 1862 елда Байкалда җир тетрәгәннән соң барлыкка килгән), Ангара соры (Бурятиянең Төньяк-Байкал районы), Арангатуй күле-сор (Бурятиянең Баргаҗын районы). Барлык сорлар да Байкал күл-диңгезенең төньяк һәм көнчыгыш өлешләрендә урнашкан. Кагыйдә буларак, сор Байкалның тирән урыныннан каргá дип аталучы утрау-сайлыклар белән аерылган, утрау-сайлыклар, үз чиратында, ерылыш дип аталучы бугазлар белән бүленгән була. Сайлыклар юыла барган саен, сор Байкалның чын култыгына да әйләнә ала, мәсәлән, XIX гасырда сор булган, хәзер мәйданының зурлыгы буенча икенче урында торучы Чивыркуй култыгы (бурят. Шэбэрхγγ булан)[1]. Сорның тирәнлеге 10 м дан артмый, тиз җылына, сулык төбендәге суүсемнәр арасында «сор балыклары» дип аталучы чуртан, табан, алабуга, тәрәч балыклары күп очрый. Байкалның сор-култыклары
Сылтамалар
Моны да карагыз
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia