Сабантуй (журнал)
«Сабантуй» — татар телендә чыгучы балалар журналы (2014 елга кадәр — «Сабантуй» газетасы, 1990 елга кадәр — «Яшь ленинчы» газетасы). Исемнәре һәм статусы
Тарих1924 елның 10 октябрендә “Яшь ленинчы”ның 1 500 данә тираж белән беренче саны чыкты. Баш мәкаләдә газетаның максатлары һәм бурычлары турында болай диелгән: “Яшь ленинчы” барлык пионерларга һәм эшчән–крестьян балаларына ничек яхшырак эшләргә, ничек берләшергә, ничек пионер сафларына басарга икәнлеген күрсәтәчәк.” Газетаның беренче редакторы Шәһит Шаммазов булды. Беренче хәбәрчеләр арасында Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Әмирхан Еники, Хатыйп Госман һ.б. лар бар иде. Яшь хәбәрчеләрдән Мөхәммәт Садри, Зәки Нури, Шәрәф Мөдәррис, Гали Хуҗиев, Мәхмүт Хөсәен, Мифтах Вәдүт, Мансур Гаяз соңыннан күренекле язучылар булып киттеләр. 1988-2014 елларда басманың әдәби хезмәткәре, җаваплы сәркатибе, баш мөхәррир урынбасары, 1995—2014 елларда баш мөхәррире булып Ләлә Нәгыйм кызы Сабирова эшләгән. 2014 елдан баш мөхәррир — Алмаз Гыймадиев, 2020 елның мартыннан баш мөхәррир — Зилә Хөснетдинова[1]. Филиал җитәкчесе ― Зиннур Хөснияр. Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia