Абдулла АлишBu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Абдулла Алиш, Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев[4] (15 сентябрь 1908, Көек, Пичкас вулысы, Спас өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 25 август 1944 (35 яшь), Плетцензее төрмәсе музее, Берлин, Өченче рейх) — татар язучысы, балалар өчен әкиятләр иҗат итә, Муса Җәлилнең көрәштәш дусты. Тәрҗемәи хәлАбдулла Алиш 1908 елның сентябрендә Куйбышев районы (хәзерге Спас) Көек авылында туган. Китап дөньясына ул бик кечкенәдән тартыла. Гаилә дә шуңа этәргән булса кирәк: әтисе Габделбари агай улына беренче хәреф танырга өйрәтсә, укымышлы, сәләтле ана Газизә апа, үзе бәетләр, шигерләр язып, нәни Абдулланы иҗатка рухландыра. Абдулла Ямбакты мәдрәсәсендә генә укып калмый, 1923—1927 елларда Спас шәһәрендәге рус мәктәбендә белем ала, аның беренче шигерләре шунда языла. 1927 елдан Казанга килеп, җир төзелеше техникумын тәмамласа да, Абдулла әдәбиятка, язу эшенә тартыла, балалар журналында («Ялкын») аның әкиятләре, очерклары дөньяга чыга. чыннан да, А. Алиш әкият остасы булып танылып китә (егерме бишләп әкиятнең авторы ул): «Сертотмас үрдәк», «Нечкәбил», «Куян кызы», «Койрыклар», «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык» һәм тагын башка күп кенә әкиятләр иҗат итә. Бу әкиятләр бала күңелен нечкә сиземләп, аларны сөендерерлек һәм урыны белән көендерерлек итеп язылулары белән күркәм. Язучының балалар тормышын матур чагылдырган җыйнак хикәяләре дә («Бозлар акканда», «Тургайлар очканда», «Отряд умартасы», «Кадерле бүләк», «Беренче дәрес» һ. б.) төрледән-төрле вакыйгалары белән яратып укыла, укучы күңелен кузгатып җибәрә. 1941 елда, фашистик Алмания белән сугыш башлангач, А. Алиш фронтка китә. Каты сугышларда чолганышта калып, әсир төшә. Седльтсе лагеренда күмәк качу оештыру турында уйлый башлый. Концлагерьларның берсендә Муса Җәлил белән очрашкач, аның планнары үзгәрә. Ул Җәлил җитәкләгән яшерен оешмага керә һәм фашистларга каршы көрәш башлап җибәрә. Әмма бу дәһшәтле көрәш — зур батырлык, гомереңне сораучы соңгы көрәш. «Ничек килер үлем» шигыре солдат йөрәгенең паклеген, килер фаҗиганең ачыклыгын бер дә шөбһәсез күз алдына китерә: Күпме кәгазь языла безнең хакта, Бәлки, кабат аны укырлар, Иптәше өчен кеше корбан була, Шундый инде безнең гасырлар. Кереш белән тудык, көрәш белән Керәбез дә, ахры, кабергә. Язган икән соңгы сулышыбызны Илебез бәхете чен бирергә.
А. Алиш туган иленә әйләнеп кайта алмаган. 1944 елның августында аны фашистлар, Җәлил белән бергә, җәзалап үтерәләр. Тоткыннар янына кереп йөргән Юрытко атакай аларның, үлемгә хөкем ителгәч тә, үзләрен тыныч тотуын сокланып искә ала. Соңгы сулышларында да Корьәнгә кулларын куеп, моңлы татар җыры җырлап саубуллашулары бу каһарманнарның туган илләрен өзелеп сөюен, аңа тугрылыклы булуларын раслый бит. Совет хәрби әсирләренең яшерен оешмасы эшендә катнашканы өчен Плөтцензее төрмәсендә немец фашистлары тарафыннан җәзалап үтерелә (Җәлилчеләр). 1996 елда Татарстан Язучылар берлегенең балалар әдәбияты өлкәсендә Алиш исемендәге бүлеге булдырыла. ИҗатыБалалар өчен «Дулкыннар» (1934), «Ант» (1935), «Минем абый» (1940) исеамле хикәяләр, «Ана әкиятләре» (1941), «Әкиятләр» («Сказки», 1959) исемле җыентыклар. Пьесалар. «Сайланма әсәрләр» (1969). Абдулла Алиш, балаларны очраткан саен серле әкиятләр сөйләп белемгә, китап укырга дәртләндерә. Юкка гына, атаклы рәссамнар Лотфулла Фәттахов, Харис Якупов, язучы Җәвад Тәрҗемановлар, үзләренең сөекле укытучылары итеп, Алишны сагынып искә алмаган. Хатирә
Шулай ук карагызСылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia