Рөстәм Исмәгыйлев
Исмәгыйлев Рөстәм Хәләф улы — «Землячество нижегородских татар» фондының попечительләр советы әгъзасы. 1949 елны Пилнә районы Петрякс авылында туган. 1972 елны Горький чит телләр институтының тәрҗемә факультетын (француз һәм инглиз телләре) тәмамлый. 1972–75 елларны – Алжирда хезмәт командировкасында. 1975–86 елларны – КамАЗның тышкы багланышлар идарәсенең Мәскәү вәкиллегендә хезмәттә. 1987–92 елларны – РФ авыл хуҗалыгы Дәүләт комитеты каршындагы «Агропромэкспорт» тышкы сәүдә берләшмәсенең әйдәп баручы белгече. 1992–96 елларны – коммерция фирмаларында оештыру техникасы импорты, нефть экспорты белән шөгыльләнә. 1997–98 елларны –«Мостатнефть» акционерлык җәмгыятендә нефть департаменты җитәкчесе. «Союз Нефтепродукт» фирмасын җитәкли. «Берлек» төбәкара бизнес һәм мәдәният союзының соучредителе. ЧыганакларИскәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia