Рәшит Кучумов
Рәшит Кучумов (Рәшит Җәмгытдин улы Кучумов) — галим, нефть-газ чыгару өлкәсендә яңа технологияләр куллану буенча белгеч, техник фәннәр докторы (1991), профессор (1992), БР атказанган фән эшлеклесе (1995), РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре (1998), В. Муравленко исемендәге премия лауреаты, Россия табигать фәннәре академиясе әгъзасы. Дөнья чемпионы Әгъла Кучумовның энесе. Тәрҗемәи хәле1946 елның 8 октябрендә БАССР Бакалы районы Яңа Катай авылында туган. «Математика» белгечлеге буенча Таҗик дәүләт университетының механика-математика факультетын (1969), ««Нефть һәм газ ятмаларын табу һәм файдалану»» белгечлеге буенча Уфа нефть институты аспирантурасын (1974) тәмамлаган. И.М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть-газ институтында «Көпшәк тирәлеккә селкенү тәэсире нәтиҗәләрен билгеләүче факторларны тикшерү» темасына кандидатлык (1974), «Нефть промыселлары системаларының ышанычлы эшләвен тәэмин итү һәм оптимальләштерү» темасына докторлык (1991) диссертацияләре яклаган. Хезмәт юлы
ХезмәтләреР.Җ. Кучумов — нефть-газ чыгару өлкәсендә яңа технологияләр куллану буенча зур белгеч. Нефть-газ табу өлкәсендә технологик эшләрне математика һәм компьютер ярдәмендә модельләштерү фәнни мәктәбенә нигез салган. 400 дән артык фәнни хезмәте, шул исәптән 15 монография, 20 уку ярдәмлеге дөнья күргән. 30 фән докторы һәм фән кандидаты әзерләгән. Фәнни эшкәртмәләре «Башнефть» АНК, «Татнефть» ААҖ, «Ямбурггаздобыча» ААҖ, «Нижневартовскнефтегаз» ААҖ, «Мегионнефтегаз» ААҖ , «Самотлорнефтегаз» ААҖ ширкәтләрендә киң кулланыла. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Фәнни эшләре
Уку ярдәмлекләре
Чыганаклар
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia