Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев һәйкәле
Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев һәйкәле, рус. Памятник Рашиту Вагапову и Хайдару Бигичеву — Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Уразавыл авылында якташлары, атаклы татар җырчылары Рәшит Ваһаповка (1908-1962)[1] һәм Хәйдәр Бигичевка (1949-1998) урнаштырылган һәйкәл. ТарихҺәйкәл 2016 елның 16 июлендә Түбән Новгородда уздырылган XVI федераль Сабантуй кысаларында, Кызыл Октябрь районы үзәге Уразавыл авылының үзәк мәйданында ачыла. АчылуҺәйкәл ачу тантанасында атаклы җырчыларның туганнары, XVI федераль Сабантуйга килгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Түбән Новгород губернаторы Валерий Шанцев катнаша[2]. Сыйфатлама![]() ![]() Һәйкәл стилобат белән берләштерелгән, аерым-аерым постаментларга утыртылган ике бронза бюсттан гыйбарәт.
СылтамаларМоны да карагызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia