Рәфхат Мәкъсүтов
Рәфхат Мәкъсүтов, Рәфхат (Рәфкат)[2] Әхмәт (Нуриәхмәт) улы Мәкъсүтов (1930 елның 23 августы, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим) — нефть һәм газ чыгару өлкәсендә белгеч, техник фәннәр докторы (1973), профессор (1974), РАЕН академигы (1997), ССРБ дәүләт (1989) һәм ССРБ министрлар шурасы (1981) премияләре лауреаты. РСФСР атказанган уйлап табучысы (1969)[3] Тәрҗемәи хәле1930 елның 23 августында Татарстан АССР Мөслим районы Мөслим авылында укытучы гаиләсендә туган. Әтисе Нуриәхмәт — Мөшеге һәм Үрәзмәт мәктәпләре мөдире, 1935 елда сәяси золымга эләгә, «халык дошманы» дип хөкем ителә. Төрмәдән кайткач, гаиләсен алып, Памир ягына, Таҗикстанга күчеп китә. 1942 елда Бөек Ватан сугышына алына, шунда хәбәрсез югала. Рәфхат Курган-Түбәдә урта мәктәп (1949), Мәскәүдә нефть институтын (1954, кызыл дипломга), шул уку йортында аспирантура тәмамлый, техник фәннәр буенча кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклый. Хезмәт юлы1958 елдан нефть һәм газ чыгару сәнәгатендә. Бөгелмә шәһәренең нефть буенча «ТатНИПИнефть» Фәнни-тикшерү һәм нефть сәнәгате проект институтында өлкән инженер, лаборатория мөдире, бүлек мөдире, институт директорының фән буенча беренче урынбасары булып эшли. 1976 елдан Мәскәүдә. 1976-1982 елларда «ВНИИнефть» институтында нефть чыгару техникасы бүлеге мөдире. 1982-1986 елларда диңгез-океаннарның континенталь шельфында булган газ һәм нефть ятмаларын үзләштерү буенча фәнни-эзләнү эшләре буенча махсуслашкан «ВНИПИ морнефтегаз» институты директоры. 1986-1994 елларда «ВНИИнефть» институтында өлкән фәнни хезмәткәр, лаборатория мөдире, үзәкнең директоры. 1994-2001 елларда «Нефтеотдача» РНМТК директоры киңәшчесе[4]. 2001 елдан «РИТЭК» ААҖ фән-техниканы үстерү идарәсендә авыр чыга торган нефтьләрне җир астыннан чыгару өчен яңа техника һәм яңа технологияләр уйлап табу мәсьәләләре белән шөгыльләнә[5]. Гыйльми эзләнүләреРСФСР атказанган уйлап табучысы Р.Ә. Мәкъсүтов фән белән җитештерүне бергә бәйләүгә зур игътибар бирә. Бөгелмә һәм Әлмәттә (кичке нефть институтында), Мәскәүдә үзе тәмамлаган И.М. Губкин исемендәге нефть институтында студентлар укыта. 35 фән кандидаты, 4 фән докторы әзерләгән. 415 фәнни хезмәт (шулар эчендә 205 уйлап табу һәм патент) һәм нефть институты студентлары өчен дәреслекләр авторы. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Чыганаклар
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia