Рәбис Хисаметдинов
БиографиясеРәбис Акмал улы Хисаметдинов 1947 елның 6 маенда Башкорт АССРның Илеш районы Итәй авылында туган. Югары белемле — 1975 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлый. Хезмәт юлын 1965 елда урта мәктәптә укытучы булып башлап җибәрә. 1966-1968 елларда Совет Армиясе сафында хезмәт итә, аннары Башкорт дәүләт медицина институтына укырга керә. Югары һөнәри белем алганнан соң, 1977 елдан Уфа шәһәренең 15-нче кала дәваханәсенең баш табибы булып эшли. 1980 елдан Республика кардиология үзәгенең баш табибы. 1987 елдан — Башкортстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары. 1990 елда Хисаметдинов Рәбис Акмал улы Ярмәкәй районы, 202нче Ярмәкәй сайлау округыннан Башкорт АССРның 12-нче чакырылыш Югары Советы депутаты итеп сайлана. Башкортстан Югары Советының сәламәтлек, ветераннар һәм инвалидлар эшләре буенча комиссиясе әгъзасы булган[1]. 1999 елдан «Иммунопрепарат» федераль дәүләт унитар предприятиесенең генераль директоры урынбасары булып эшли. Гыйльми эшчәнлеге1991 елда — «Уфа шәһәрендә ир-егетләр арасында ишемик авыру эпидемиологиясе» темасына кандидатлык диссертациясе яклый (14.00.06 — кардиология). 2005 елда — «Заманча шартларда Россия төбәгендә сәламәтлек саклауга идарә итүне фәнни нигездә планлаштыру һәм аны оптимальләштерү» темасына докторлык диссертациясе яклый (14.00.33. — җәмәгать сәламәтлеге һәм сәламәтлек саклау)[2]. 2007 елдан Башкорт дәүләт университеты профессоры. 2016 елдан сәламәтлек саклау һәм медицина өлкәсен мобилизацияләү әзерлеге кафедрасы профессоры. Фәнни хезмәтләре — 117 басма, шулар арасында 7 уку әсбабы, 4 монография, 5 норматив документ, журналларда һәм җыентыкта 101 мәкалә. Дүрт уйлап табу авторы[3] Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
ГаиләсеӨйләнгән, хатыны белән бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia